Равил Вәлиев (1956)

Татарстан Республикасының Атказанган табибы, медицина фәннәре кандидаты, доцент, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы

Равил Шамил улы Вәлиев (18 октябрь 1956 ел, СССР, ТАССР, Арча районы, Яңа Кенәр) - Татарстан Республикасының Атказанган табибы, медицина фәннәре кандидаты, доцент, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы.

Равил Вәлиев
Туган телдә исем Равил Шамил улы Вәлиев
Туган 18 октябрь 1956(1956-10-18) (67 яшь)
ТАССР Арча районы
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Һөнәре табиб

Биографиясе үзгәртү

1956 елның 18 октябрендә Татарстан АССРның Арча районы Яңа Кенәр авылында туган.

1979 елда Казан дәүләт медицина институтын, КДМИның клиник ординатурасын (1984) тәмамлый. Инглиз телен белә.

1979-1983 елларда - Арча үзәк район хастаханәсендә табиб-фтизиатр.

1984-1993 елларда - өлкән лаборант, ассистент, доцент.

1993-1996 елларда - Республика медик-социаль тикшеренүләр һәм сәламәтлек саклау икътисады үзәге башлыгы.

1996 елдан - Казан дәүләт медицина академиясе фтизиатрия һәм пульмонология кафедрасы мөдире.

1996 елның октябреннән - Республика туберкулезга каршы диспансер директоры.

2006 елдан - ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы.

Медицина фәннәре кандидаты, доцент.

Мактаулы исемнәре һәм әгъзалыгы үзгәртү

Гаилә хәле үзгәртү

Өйләнгән, ике улы бар.

Мавыгулары үзгәртү

Балык тоту һәм кискен сюжетлы детективлар белән мавыга.

Чыганаклар үзгәртү