Рабига күлеРоссиядәге күл, Болгар шәһәренең төньяк-көнбатыш чигендә Татарстан Республикасының Спас районы территориясендә, Идел елгасының сулъяк яр буе террасасында урнашкан. [1]

Рабига күле
 (T)
ИлРусия Русия
ТөбәкТатарстан
Мәйдан0,0236 км²
Иң зур тирәнлек5,5 м
Рабига күле (Русия)
Рабига күле (Татарстан)

География үзгәртү

Күл формасы түгәрәк, озынлыгы 150 м һәм уртача киңлеге 135 м. Күлнең су өслегенең мәйданы 2,36 га тәшкил итә. Иң зур тирәнлеге 5,5 м га җитә, уртача тирәнлеге 2,5 м га тигез.

Гидрология үзгәртү

Идел елгасының югары террасасында урнашкан карст күле. Күлнең төбе комлы. Су өсте тигезлеге диңгез өсте тигезлегеннән 64 м биеклектә урнашкан. Ярлары нарат һәм каен өстенлек иткән катнаш урман белән капланган.[2]

Күл рекреацион (саулыкны ныгыту) максатларда файдаланыла.

Чыганаклар үзгәртү

Татарская энциклопедия: В 6 т /Гл. ред. М. Х. Хасанов, отв. ред. Г. С. Сабирзянов. — Казань: Институт Татарской Энциклопедии

Искәрмәләр үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү