Пьер Гаво (фр. Pierre Gaveaux; 1761 елның 9 октябре1825 елның 5 феврале) — француз опера теноры һәм композиторы.

Пьер Гаво
Туган телдә исем фр. Pierre Gaveaux
Туган 9 октябрь 1761(1761-10-09)[1]
Безье
Үлгән 5 февраль 1825(1825-02-05)[2] (63 яшь)
Париж
Күмү урыны Пер-Лашез[d][3]
Ватандашлыгы Франция[4]
Һөнәре композитор, опера җырчысы, дирижёр
Эш бирүче Basilica of Saint Severinus of Bordeaux[d], Театр Фейдо[d] һәм Opéra national de Bordeaux[d]
Җефет Émilie Gavaudan[d]

 Пьер Гаво Викиҗыентыкта

Биографиясе

үзгәртү

Гаво Безьеда туган һәм анда җиде яшеннән собор хорында җырлый башлаган. Рухани булырга теләп, ул композиция дәресләрен дә алган. Ул Бордодагы Сен-Серен базиликасында беренче тенор була, Франц Бектан сабаклар ала, аннары музыкаль карьера ясарга булып, Бордодагы Зур театрда дирижер булып урнаша һәм шулай ук ​​җырлавын дәвам итә.

Монпельеда берникадәр вакыт эшләгәннән соң, ул Парижга күченә, монда 1789 елның 26 гыйнварында Джакомо Триттоның «Le Avventure Amorose» спектаклендә катнаша.

Соңрак ул Паизиеллоның «Инфанте Самора» ("L' Infante de Zamora") кебек операларда труппа белән чыгыш ясый, ә 1791 елның 18 июлендә Керубининың «Лодойска» («Lodoïska») операсы премьерасында Флореска партиясен башкара. Ул цензура тарафыннан патриотик түгел дигән сәбәп белән тыелган "Яхшы кешеләр клубы"на да (Le club des bonnes gens) җәлеп ителгән булган.

Ул революцион чорда актив була, 1795 елның 19 гыйнварында аның Жан-Мари Суригьер де Сен-Марк сүзләренә язылган атаклы антиякобин (якобинчылыкка каршы) «Le Réveil du peuple» җыры беренче тапкыр башкарыла. 1796 елның 8 гыйнварында, җыр тыелуга карамастан, ул «s Les visitandines» операсына кертелгән [5]

Гавоның «L'amour filial» (1792)) дигән беренче операсы ук Парижда уңыш казана һәм бөтен Европада: Брюссельдә, Кельн һәм Роттердамда 1795 елда, Бернда һәм Мәскәүдә 1809 елда, Берлинда һәм Гамбургта (алман теленә тәрҗемәдә) 1796 елда башкарыла.

Артабангы язмышы

үзгәртү

Гаво, гәрчә Фейдо театры труппасы Фавар театры труппасы белән 1801 елда кушылганда ук тавышын югалта башлаган булса да, 1812 елга кадәр җырлавын дәвам итә, ул бары тик икенче дәрәҗә рольләрне генә башкара. 1819 елда ул Париж читендәге Шарантон приютына керә һәм шунда үлеп кала. Аның хатыны Эмили Гаводан (шулай ук җырчы) 1840 елда вафат була.


Әдәбият

үзгәртү
  • Пьер Гаво // Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд., т. 2— М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Халыкара музыка китапханәсе проекты — 2006.
  2. Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  3. 3,0 3,1 Moiroux J. Le cimetière du Père-LachaiseParis: 1908.
  4. SELIBRНациональная библиотека Швеции, 2012.
  5. Робинсон, Пол. Справочники Кембриджской оперы: Fidelio . Издательство Кембриджского университета. п. 63. ISBN 0 521 45221 Х,

Чыганаклар

үзгәртү
  • François-Joseph Fétis|Fétis, François-Joseph (1862). Biographie universelle des musiciens et bibliographie générale de la musique, 2nd edition, vol. 3, pp. 428–429. Paris: Didot.
  • Letailleur, Paulette (1992). "Gaveaux [Gavaux, Gaveau], Pierre" in Sadie 1992, vol. 2, pp. 362–363.
  • Sadie, Stanley, editor (1992). The New Grove Dictionary of Opera (4 volumes). London: Macmillan.ISBN 978-1-56159-228-9.
  • Some if the information in this article was translated from Wikipedia français