Прабхупададе́ш (Итальян телендә: Prabhupada Desh) — Италиянең төньягында, Падуя һәм Виченца шәһәрләре арасында кришнаитлар Һинд дине гыйбадәтханәсе һәм авыл хуҗалыгы җәмәгате.[1][2][3] Гыйбадәтханә тарихи Италия вилласы бинасында урнашкан, аның янында бакчалар һәм 10 гектар мәйданлы авыл хуҗалыгы җирләре урнашкан.[3] Гыйбадәтханә Халыкара Кришна Аңы Җәмгыятенә карый.[1] Гыйбадәтханәнең төп Илаһлары булып Шри Шри Гаура-Нитай торалар. Җәмәгать территориясендә регуляр рәвештә Санскрит курслары һәм Һинд диненең изге текстларын систематик өйрәнүләр уза, Вайшнав фестивальләре билгеләнә.[3][4] Гыйбадәтханәнең исеме Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте нигезләүчесе - Бхактиведанта Свами Прабхупада хөрмәтенә, Санскрит теленнән турыдан-туры тәрҗемә иткәндә «прабхупададеша» "Прабхупада иле" дигәнне аңлата.

Галерея үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Introvigne, Massimo; Pier Luigi Zoccatelli & Raffaella Di Marzio (2006), Le religioni in Italia, Elledici, ISBN 8801033710

Сылтамалар үзгәртү