Карл Линне́й (швед. Carl Linnaeus, Carl Linné, лат. Carolus Linnaeus, 1761 елны дворянлык хокукын алгач — Carl von Linné)биология (һәм гомумән фән өлкәсендә) дөньясында бөек системалаштыручы.

Әтисе – авыл пасторы һәм гаҗәеп оста бакчачы – Ингемарсон фамилиясен Линнеус (шведча – юкә) дигән сүзгә алыштыра. Булачак атаклы галим туар алдыннан утырткан бакчасы малайда үсемлекләр дөньясына бетмәс-төкәнмәс мәхәббәт тәрбияли.