Сэр Исаа́к Нью́тон (ингл. Sir Isaac Newton, 1643 елның 4 гыйнвары1727 елның 31 марты) – инглиз физигы, математигы һәм астрономы. Классик физикага, интеграль һәм дифференциаль исәпләүгә нигез салучылардан берсе.

Ньютонның тормышы туганнан алып вафатына кадәр тулаем очраклылыкларга бай булган, алар исә закончалыкларга һәм логик ачышларга китергән дип санала. Бөтен дөнья галимнәре бүген дә Ньютон-Лейбниц теоремасын, Ньютонның үзлелек законын, Ньютонның беренче, икенче, өченче законнарын, интерполяцион формулаларын файдалана, ә Ньютонның бөтендөнья тартылу законы турында әйтеп тормасак да була. Алмагачтан өзелеп төшкән алма Ньютонны җисемнәрнең ирекле төшүе турында фикер йөртергә этәргән дигәннәрендә, чыннан да, хаклык бар, дип искәртә Calend.ru.