Портал:Физика/Шәп мәкалә
Яктылык тизлеге — вакуумда электромагнит дулкыннар таралуы тизлегенең абсолют зурлыгы. Физикада гадәт буенча «c» ([цэ] дип әйтелә) хәрефе белән билгелилләр. Яктылыкның вакуумдагы тизлеге - фундаменталь даими, ул инерциаль исәп системасын сайлауга бәйле түгел. Ул аерым җисемнәрнең генә түгел, ә тулаем урын-вакытның үзлекләрен билгели. Хәзерге заман күзәллаулар буенча, яктылыкның вакуумдагы тизлеге - кисәкчекләр хәрәкәт тизлегенең иң зур мөмкин булган зурлыгы.