Портал:Тәтеш районы/Тәтеш шәхесе

Максуд Сөндеклетатар шагыйре. Ярты гасырлык озын иҗат гомерендә М. Сөндекленең татар, башкорт һәм рус телләрендә биш дистәдән артык китабы басылып чыга.

Садыйк Мөбин улы Максудов 1904 елның 16 сентябрендә Татарстан АССРның хәзерге Тәтеш районы Сөендек авылында ярлы игенче гаиләсендә туа. 1924 елда Данбаска китеп, шахтада эшли башлый. Бер елдан аны, алдынгы эшче һәм комсомол активисты буларак, Артемовск шәһәрендәге совет-партия мәктәбенә укырга җибәрәләр. 1927 елда мәктәпне тәмамлагач, ул әүвәл укый-яза белмәүне бетерү (ликбез) курсларында укытучы; аннары, 1931— 1935 еллар арасында, Данбаста татар телендә чыккан «Пролетар» исемле газета редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли.