Чарльз Роберт Дарвин (ингл. Charles Robert Darwin; 12 февраль 1809 ел19 апрель 1882 ел) — инглиз натуралисты, сәяхәтче, дарвинчылык эволюцион фикерен нигезләүче.

Чарльз Дарвин 1809 елның 12 февралендә Шропшир графлыгының Шрусбери шәһәрендә хәлле табиб һәм финансист булган Роберт Дарвин гаиләсендәге барлыгы алты баланың бишенчесе булып туа. 1817 елда мәктәпкә кергәндә сигез яшьлек Чарльз инде тарих һәм коллекцияләү белән таныш була. Шушы ук елның июлендә аның әнисе үлеп китә. 1818 елның сентябреннән ул олы абыйсы Эразм белән Англикан Шрусбер мәктәбенә пансионер буларак йөри башлый. Абыйсы Эразм белән Эдинбург университетына китәр алдыннан, 1825 елның җәендә ул әтисенең табиблык эшендә ярдәм итә.