Пиллайяр Сужи
Пиллайяр Сужи (Тамил телендә: பிள்ளையார் சுழி) яки Ганеша түгәрәге ул көндәлек, билгеләмәләр кенәгәсе һәм чакырулар башында яңа әйберне язганга кадәр гадәттә куела торган изге символ. Ул күбесенчә Көньяк Һиндстанда һәм Шри Ланкада таралган.[1][2] Ул Ходай Ганешага багышланган, һәм Пиллайяр Сужи нәрсә булса да өчен яхшы башлау символы дип ышаныла. Ул Тамил һәм Малаялам язуының உ,ഉ(u) хәрефенә охшаган.[3] Ул борынгы заманнан килә һәм аны искә алуы классик Тамил әдәбиятында бар. Бу символ олы хәким Калидасаның барлык эшләрендә табыла.
Пилайяр Ходай Ганеша Ходае өчен Көньяк Һиндстан һәм Тамил исеме, ул теләсә-нинди эшкә киртәләрсез үтәлергә ярдәм итүче берәү дип таныла. Аңа төрле Һинду деноминацияләрендә теләсә-нинди чара башында уңыш өчен догалар белән табыныла.[4][5][6][7]
Шри Вайшнавизм ышануы буенча бу “௳” тамгасы МаһаЛакшмины чагылдыра һәм ‘шри-ஸ்ரீ-श्री’ санскрит хәрефен язу өчен альтернатива булып тора, һәм шуны аңлата да.[8]
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Natesan, G. A. (1966). The Indian Review, Volume 65. https://books.google.com/books?id=-D_jAAAAMAAJ&q=pillayar+suzhi.
- ↑ Narayan, M. K. V. (April 2007). Flipside of Hindu Symbolism: Sociological and Scientific Linkages in Hinduism By M. K. V. Narayan. . https://books.google.com/books?id=ewRfp4qpvt4C&dq=pillayar+suzhi&pg=PA37.
- ↑ Pattanaik, Devdutt (27 January 2015). 99 Thoughts on Ganesha By Devdutt Pattanaik. . https://books.google.com/books?id=Wh22qvzQuowC&dq=pillaiyar+suzhi&pg=RA1-PA62-IA3.
- ↑ Balakrishnan, Subramanya (1991). Worship of Deities in Hindu Religion. https://books.google.com/books?id=mo8XAAAAIAAJ&q=pillayar+suzhi.
- ↑ Sentence from news papaer.
- ↑ Sentence-It was the perfect 'pillayar suzhi' for me," he says.
- ↑ Pillaiyar Suzhi Meaning in Tamil - பிள்ளையார் சுழி (ta).
- ↑ Limited, Alamy. Vaishnavite symbol, Ulagalandha Perumal Temple, Kanchipuram, Kanchi, Kancheepuram, Tamil Nadu, India, Asia Stock Photo - Alamy (en).