Петр Константин улы Ананьев (1938 елның 19 октябре, Иске Тәрбит, Кайбыч районы, ТАССР) — төзелеш, мәгариф һәм фән хезмәткәре, хезмәт ветераны, «Кадрлар белән нәтиҗәле идарә итү» бөтенроссия проекты отличнигы, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы.[1]

Петр Ананьев
Туган телдә исем Петр Константин улы Ананьев
Туган 19 октябрь 1938(1938-10-19) (85 яшь)
ТАССР, Кайбыч районы, Иске Тәрбит авылы
Милләт татар
Ватандашлыгы РФ
Һөнәре мәгариф хезмәткәре

Биографиясе үзгәртү

1938 елның 19 октябрендә Татарстан АССРның Кайбыч районы Иске Тәрбит авылында туган. Милләте буенча керәшен татары. Туган авылында урта мәктәпне тәмамлый.

1960 елдан 1966 елга кадәр С.М. Киров исемендәге Казан химия-технология институтының механика факультетында «химия производстволары машиналары һәм аппаратлары» белгечлеге буенча укый.

1966-1967 елларда Түбән Кама шәһәренең нефть химиясе комбинатында, ремонт-механика цехының котельный-эретеп ябыштыру участогы мастеры булып эшли.

1967-1988 елларда Түбән Кама нефть химиясе техникумында укытучы, көндезге бүлек мөдире һәм укыту эшләре буенча директор урынбасары булып эшли.

1989 елның 1 февраленнән Петр Константинович Түбән Каманың 46 нчы урта һөнәри-техник училище директоры булып эшли. Ул җитәкчелек иткән чорда уку йорты 46 нчы һөнәри лицейга һәм 2007 елдан «Түбән Кама эретеп ябыштыру-монтаж көллияте» дәүләт автономияле мәгариф урта һөнәри белем бирү учреждениесенә үзгәртеп корыла.

Бүләкләре: «Хезмәт ветераны» медале (1983), «Мәгарифнең алтын фонды» дипломы (2001), ФНПРның «Россия Профсоюзларына 100 ел» юбилей медале (2004), «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005), профсоюз оешмалары һәм ДУО Мактау грамотасы (2005), «Түбән Кама муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башлыгының Рәхмәт хаты (2006), КДТУның НФХ Рәхмәт хаты (2006), мәгариф һәм фән хезмәткәрләре профсоюзының республика комитетының Мактау грамотасы (2006), төзелеш һәм сәнәгать хезмәткәрләре профсоюзының Мактау грамотасы (2006), Татарстан Республикасы төзүчеләр берлеге грамотасы (2007), Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының Мактау грамотасы (2008), «Кадрлар белән нәтиҗәле идарә итү» бөтенроссия проекты отличнигы медале иясе.

Гаиләсе: хатыны - Алефтина Николаевна Ананьева, хуҗабикә. Балалары - Сергей (1966), Константин (1975).

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү