Перихан Магдән
Перихан Магдән (24 август 1960 ел, Истанбул) — төрек язучысы.
Перихан Магдән | |
---|---|
Туган телдә исем | төр. Perihan Mağden |
Туган | 24 август 1960[1] (64 яшь) Истанбул, Төркия[1] |
Ватандашлыгы | Төркия |
Әлма-матер | Роберт-колледж[d] һәм Босфорский университет[d] |
Һөнәре | язучы, журналист |
Биографиясе
үзгәртүПерихан Магдән 1960 елның 24 августында Истанбулда туган. Роберт-колледжын тәмамлаган[2], аннары Босфор университетын «психология» һөнәре буенча тәмамлый. 1997-2000 елларда «Radikal» газетасында эшли[3][4].
Шулай ук «Yeni Aktüel» атналык газетасында колонна алып бара[5].
Җинаять эше
үзгәртү2006 елның гыйнварында Перихан Магдән Төркия ватандашы, хәрби хезмәттән вөҗданы кушуы буенча баш тартучы Мехмет Тарханны яклап мәкалә яза. Шул ук елның апрель аенда Перихан Магдән армия хезмәтенә каршы пропаганда алып баруда гаепләнә, шулай ук аны кулга алуга ордер бирелә. 2006 елның июлендә хөкем язучыны аклый[3].
2016 елда Магдән президент Рәҗәп Эрдоганны мәсхәрә итүдә гаепләнә («Төрек республикасы Президентын кимсетү» Төркия Җинаять Кодексының 299 нчы статьясы), аны үзенең интервьюларының берсендә «кыргый юлбарыс» дип атый, шулай ук аңа карата «почмакка кысрыкланган кыргый хайван кебек» сүзен куллана[4][6].
Иҗаты
үзгәртүБеренче китабын 1991 елда яза[2]. Каләме астыннан романнар, кыска хикәяләр һәм поэмалар чыга. Магдәннең «Две девушки» романы бестселлер булып китә. 2005 елда Котлыг Атаман төшергән экранлаштыру чыга[4].
Инглиз Пен-үзәгенең мактаулы әгъзасы[7].
Төрек нәшриятчеләре ассоциациясе биргән сүз азатлыгы өчен зур бүләк белән бүләкләнә[4].
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 1,2 Deutsche Nationalbibliothek Record #122782941 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
- ↑ 2,0 2,1 Perihan Mağden, archived from the original on 2016-09-14, retrieved 2021-05-05
- ↑ 3,0 3,1 Perihan Magden(үле сылтама)
- ↑ 4,0 4,1 4,2 4,3 Turkey: Writer on trial for alleged criminal defamation
- ↑ Perihan Mağden
- ↑ Писательнице грозит до 4 лет тюрьмы за «оскорбление» Эрдогана
- ↑ Main Case of the Month June 2006 Perihan Magden(үле сылтама)
Рус телендә чыккан китаплары
үзгәртү- Перихан Магден. Убийства мальчиков-посыльных = Haberci Cocuk Cinayetleri / пер. с тур. А. С. Аврутиной. — 2008. — 265 с. — ISBN 978-5-9689-0154-5.
- Перихан Магден. Компаньонка = Refakatci / пер. с тур. А. С. Аврутиной. — 2011. — 240 с. — ISBN 978-5-904584-20-7.
Сылтамалар
үзгәртү- Перихан Магден // Аполлинария Аврутина
- О жизни в Турции глазами Перихан Магден