Пензятка (рус. Пензятка) — Мордовиянең Ләмбрә районына керүче татар авылы. Щербак һәм Тарасполь авылларын керткән Пензятка авыл советы үзәге. Пензятка елгасы буенда урнашкан.

Пензятка
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Пензятское сельское поселение[d][1]
Административ-территориаль берәмлек Пензятское сельское поселение[d][1]
Халык саны 1124 (2002)[2],
1190 (2006),
1257 (2010)[2]
Почта индексы 431521
Рәсми веб-сайт pinsya.narod.ru/index.htm
Карта

Авылны темников татарлары 1642 елда нигезли. Авыл атамасы мордвачадан "пеньзара, пеньсара" - сазлы елга тамагын аңлата.

Авылда 1869 елга 191 йорт булган. 1894 елда 285 йортта 2 057 кеше яшәгән; 2 мәчет, 2 мәктәп. 1913 елда - 2 татар мәктәбе, 3 икмәк кибете, 2 янгын сүндерү машинасы, 9 җил тегермәне, 2 май атлагыч гөбе, тимерчелек, 14 кибет.

2006 елга авылда 1190 кеше яши.

Пензяткада Советлар берлеге каһарманы Асыйм Баляев туып үскән.

2002[3] 2010[3]
1120 1257

Милли состав (2002): татарлар – 81,1%, руслар — 12,0%, мордва – 6,2%.[4]

Чыганаклар

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү