Пелагея Вершилова

Пелагея Альбертовна Вершилова (9 декабрь 1904, Петербург, Россия Империясе18 август 1992, Мәскәү, Россия Федерациясе) — күренекле совет галиме, микробиолог һәм эпидемиолог, вакциналар һәм сывороткалар җитештерүче, ССРБ Медицина фәннәре академиясе (МФА) академигы (1971-91), О. О. Гартох һәм П. Ф. Здродовский укучысы.

Җенес хатын-кыз
Ватандашлык  СССР
Туу датасы 9 (22) декабрь 1904
Туу урыны Санкт-Петербург, Россия империясе
Үлем датасы 18 август 1992(1992-08-18) (87 яшь)
Үлем урыны Мәскәү, Россия
Җирләнгән урыны Кунцево зираты[d]
Һөнәр төре галим
Эшчәнлек өлкәсе микробиология
Эш урыны Научно-исследовательский институт эпидемиологии и микробиологии им. Н. Ф. Гамалеи[d]
Әлма-матер Питырбур дәүләт медицина университеты[d]
Бүләкләр
Ленин ордены Хезмәт Кызыл Байрак ордены Хөрмәт Билгесе ордены

Биографиясе үзгәртү

1904 елның 9 декабрендә Санкт-Петербургта туган. 1923 елда Петроград медицина институтына укырга керә, аны 1928 елда ук «Ленинград» исеме астында тәмамлый. 1930 елда Ленинградта эпидемиология һәм микробиология институтына эшкә урнаша, анда 1934 елга кадәр эшли.

1934 елда Мәскәүгә күчеп килә һәм Бөтен Союз эксперименталь медицина институтына эшкә урнаша, анда 1941 елга кадәр бруцеллез бүлеге мөдире була һәм ССРБ Сәламәтлек саклау министрлыгының хәвефле инфекция бүлеге начальнигы булып эшли. Шул ук елда Мәскәүдә Новинский бульвары, 25 йорт, 10 адресы буенча фатир ала һәм анда 1973 елга кадәр яши. 1941 елда Бөек Ватан сугышы башлану белән бәйле, ВИЭМ хезмәткәрләре көнчыгышка эвакуацияләнә һәм Пелагея Вершиловаа Казанга килеп эләгә, анда 1943 елга кадәр Казан эпидемиология һәм микробиология институты директоры вазифасын били.

1943 елда Мәскәүгә әйләнеп кайта һәм 1949 елга кадәр РСФСР Сәламәтлек саклау министрлыгының эпидемиология һәм микробиология институтында бүлек мөдире булып эшли. 1952 елда ССРБ Сәламәтлек саклау министрлыгының шушындый ук институтына эшкә күчә, анда 1952 елдан 1956 елга кадәр директор урынбасары, 1961-1964 елларда — директоры вазифасын били, ә 1964-1992 елларда бруцеллез лабораториясе мөдире була. 1973 елда Гамалея урамы, 19 йорт, фатир 1 адресы буенча яңа торак йортка күчә үзенең вафатына кадәр шунда яши.

1992 елның 18 августында Мәскәүдә вафат була. Кунцево зиратында җирләнгән[1].

Фәнни хезмәтләре үзгәртү

Төп гыйльми хезмәтләре эпидемиологиягә, бруцеллез патогенезына һәм бу авыру вакытында организмның саклаучы реакцияләрен өйрәнүгә багышланган. 200-гә якын фәнни хезмәтләр, монография һәм 2 уйлап табуга авторлык таныклыгы авторы. Бруцеллезга каршы югары нәтиҗәле тере вакцина авторы, ул сәламәтлек саклау өлкәсендә киң кулланыла.

Фагоцитозбруцеллёз вакытында иммунитетның нигезе булып тора икәнен күрсәтә.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре үзгәртү

- «Хөрмәт Билгесе ордены» ордены

- Ленин ордены

- Хезмәт Кызыл Байрак ордены.

- Н. Ф. Гамалея исемендәге бүләк лауреаты.

Әдәбият үзгәртү

  • БМЭ.— 3-е изд.— М.: Советская энциклопедия, к. 1-9, 1974-79.
  • Биологи. Биографический справочник.— Киев.: Наукова думка, 1984.— 816 с.: ил

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү