Патша (уен)
Патша — татар халык уены.
Патша | |
---|---|
күп | |
бүлмә |
Уйнау тәртибе
үзгәртүБер бала «патша» була. Башкалары икенче бүлмәгә күчеп, бер-бер эшне сөйләшмичә телсезләр күк күрсәтергә сүз куешып «патша» янына чыгалар да бер сүз дә эндәшмичә шуны кыланып күрсәтәләр. «Патша» шул эшнең нәрсә икәненә төшенеп әйтергә тиеш. Дөрес әйтсә, балалар чабышып китәләр. Патша аларның берәрсен тотарга тырыша. Тотылган бала икенче уенда патша булып кала.