Парландырылган бәрәңге белән тавык ите
Парда пешерелгән ризыклар татар халык ашларында еш кулланыла. Парда пешкән ризык ашказаны эшчәнлеге өчен дә бик кулай санала.
Тавык итен һәм компонетларны әзерләү
үзгәртүЙолкынган, чистартылган тавыкны салкын суда юып бөтен килеш пешерәләр.
Яхшы итеп әрчелгән, күзәнәкләре чокып алынган бәрәңгене урталай ярып, аерым савытта, тозлы суда пешерергә кирәк.
Кишер белән суган, түгәрәкләп турап, табада майда кыздырыла.
Пешерү тәртибе
үзгәртүПешерелгән бәрәңге майлы табага тезелә, аның өстенә буынлап туралган тавык итен тезеп чыгалар, аның өстенә кыздырылган кишер белән суган һәм берәр стакан тавык шулпасы салына. Шуннан соң табаның өстенә табак яки шундый ук зурлыктагы икенче бер таба каплап, плитага яки мичкә куеп, ярты яки бер сәгать чамасы парландырыла. Бу аш табынга табасы белән бирелеп, өлеш тәлинкәләренә табынга китергәч кенә бүленә.
Рецепт:
үзгәртүМоның өчен: бер тавык, 1,5 килограмм бәрәңге, 100 грамм суган, 150 грамм кишер, 1 стакан шулпа, кирәгенчә борыч белән тоз алына,
Киңәш
үзгәртүКөндәлек туклануыгызны сәламәт дип әйтеп булсын өчен, дөрес ризыклар сайлау белән беррәттән, аларны тиешенчә әзерли дә белергә кирәк.
Ризыкларны парда пешерәбез. Болай иткәндә, продуктлардагы витаминнарны да, минералларны һәм башка биологик актив матдәләрне дә мөмкин кадәр күбрәк саклап калып була. Суда пешергәндә, продуктлардагы витаминнар суга чыга, тәме дә югала. Ә парда пешергәндә аның табигый кыяфәте дә, төсе дә, тәме дә саклана.
Чыганаклар
үзгәртү- Юныс Әхмәтҗанов. Татар халык ашлары. К.; ТКН, 1969 ел.
- Татар халык ашлары. Руcчадан Р. Х. Камалова, В. Р. Шәрипова тәрҗемәсе. -Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1987