Очты, очты
Очты, очты — татар халык уены.
Очты, очты | |
---|---|
күп | |
Уйнау тәртибе
үзгәртүУйнаучылар түгәрәк булып басалар. Берәү баш булып түгәрәкнең уртасына чыгар. Баш: «Очты, очты казлар очты!» — дип кулы белән очкан кебек хәрәкәт ясар. Башкалар да аның хәрәкәтен кабатлый. Шулай баш берничә кат оча торган кошларны «очырткач» искәрмәстән генә: «Очты, очты, ташлар очты!» дип, бер очмый торган нәрсәнең исемен атый. Бу вакытта түгәрәктәгеләр кулларын күтәрмәскә тиеш. Берәрсе абайламыйча кулын күтәрсә, аңа баш: «Бар, алайса, таш белән бергә оч!» — дип, урынын аңа бирә һәм үзе түгәрәккә керә. Ялгышучылар берничә булса, иң элек ялгышучы баш булып кала. Уен шул рәвешчә дәвам итә.