Омоним
(Омонимия битеннән юнәлтелде)
Омоним (грекча homos – бертөрле, onyma – исем) – бертөрле язылыш, әйтелеш һәм грамматик формага ия булган, әмма мәгънәләре ягыннан аерыла торган сүзләр.
Бу төр сүзләр арасында мәгънә-төшенчә уртаклыгы булмый (сулау – су сибү, - сулыш алу.)
Омонимнар барлыкка килү юллары
үзгәртү- полисемия таркалу нәтиҗәсендә (ай – ай),
- башка телләрдән кергән сүзләрнең татар теленең үз сүзләре белән аваздашлыгы нәтиҗәсендә (сабак – сабак, бал – бал),
- әдәби тел сүзләренең диалекталь вариантлар белән тәңгәлләшүе (яфрак (агач яфрагы) - себерке, тәгаен (бәлки) – тәгаен (шиксез),
- сүзләр төрләнгәндә: (Бабай, шаулап кара, Чыбык белән яра. Менә әйбәт чара – Шәрәф шәрран яра).
Мәгънәләре, әйтелеш, язылыш буенча төрләре
үзгәртү- Ясалышлары ягыннан:
- төп (тамыр) (ач-ач, яр-яр, төш-төш),
- ясалма: (көзге, алма, карама).
- Лексик-семантик һәм грамматик омонимнар:
- лексик - бер сүз төркеменә карый (кабак, ай, бар – бар):
- лексик-грамматик - төрлесе төрле сүз төркеменә карый (яр, тап, үпкә);
- грамматик - ике төре бар:
- морфологик (омоморфема – төрле функция үти торган кушымчаларның омонимлашуы җыерчык, кызчык, муенса, барса);
- синтаксик (омомодель - төзелеше, формасы бертөрле, ә грамматик мәгънәсе төрлечә булган җөмлә яки җөмлә кисәкләре һәм әйләнмәләр: Китап – белем чишмәсе. Әйтерсең, укытучы китап тоттырмады, канат тагып җибәрле аңа).
- Әйтелеш һәм язылышлары ягыннан:
- саф лексик – теләсә нинди фонетик, грамматик шартларда да аваз составы ягыннан да, тамыр хәлендә дә бер-берсенә охшаш (без, корт, яр, бит);
- омофон - язылышлары төрле, ә әйтелешләре бертөрле булган сүзләр (ат алу – аталу, бал авыз – балавыз);
- омоформа – аерым бер грамматик формада омонимлашкан сүзләр (Булмады миңа күңел ачу, Күңел ачу урынына артты ачу. (М. Гафури.)
- омограф - язылышлары бер булып, әйтелешләрендә аерма булган сүзләр (арка, бал, кисәкчә, белешмә).
Шулай ук кара
үзгәртүЧыганак
үзгәртү[1] 2012 елның 17 апрель көнендә архивланган. Татар теле лексикология