Рубцова Ольга Николаевна (20 август 1909, Мәскәү — 13 декабрь 1994 ел, шунда ук) — совет шахматчысы: тарихта дүртенче дөнья чемпионы (1956-58), халыкара гроссмейстер (1976), ир-егетләр (1973) һәм хатын-кызлар (1975) арасында халыкара ИКЧФ мастеры, халыкара арадашчы (1964); ССРБ-ның атказанган спорт мастеры (1952); инженер-коючы. ССРБ командасы составында I Бөтендөнья Олимпиадасы җиңүчесе (1957). Дүрт тапкыр ССРБ чемпионы. Өч тапкыр Мәскәү чемпионы.

Ольга Рубцова
Туган телдә исем рус. О́льга Никола́евна Рубцо́ва
Туган 20 август 1909(1909-08-20)[1]
Мәскәү, Россия империясе
Үлгән 13 декабрь 1994(1994-12-13)[1] (85 яшь)
Мәскәү, Россия
Күмү урыны Введен зираты[d]
Ватандашлыгы  СССР
Әлма-матер Мәскәү дәүләт техника университеты[d]
Һөнәре шаһматчы

 Ольга Рубцова Викиҗыентыкта

Биографиясе

үзгәртү

Шахмат уйнарга бала чактан, галим-металлург һәм билгеле Мәскәү шахматчысы, турнирларда А. Алехин белән очрашкан атасы Н. Н. Рубцовтан өйрәнә. 17 яшендә «Комсомольская правда» гәзите оештырган күмәк яшьләр турнирында кыз арасында җиңү яулый (1926). 1927 елда хатын-кыз арасында 1-се ССРБ чемпионатында җиңүче.

40 ел буена (1927-67) 20 ССРБ чемпионатларында катнаша: 1931, 1937 һәм 1949 — 1-се урын; 1936, 1948, 1952 һәм 1954 — 3-нче урын; 1945 — 3-4 нче урын. Моннан тыш, 1935 елда ил чемпионы исеме өчен матчта Ольга Семенова-Тян-Шанская җиңә — 7:2 (+6 -1 =2). 1965 елда Бельцы шәһәрендә ССРБ чемпионатында кызы Елена белән бергә чыгыш ясый. 3-тапкыр Мәскәү чемпионы (1947, 1950; 1953/54 — 1-2-се урын Н. Войцик белән).

Дөнья чемпионаты (1949/50, 2 урын) һәм өч дәгъвәчеләр турниры (1952, 1955 һәм 1959; иң яхшы нәтиҗә: Мәскәү, 1955, — 1 урын) катнашучысы.

1956 елда матч-турнирда Елизавета Быковны һәм Людмила Руденконы узып китә һәм дөнья чемпионы исемен яулый.

1957 елда Рубцова 1-нче хатын-кызлар олимпиадасында ССРБ командасын җитәкли һәм 14 тән 9,5 максат җыя. 1958 елда матч-реваншта Елизавета Бычковадан дөнья чемпионы исемен оттыра.

1960 нчы еллар соңыннан язышу буенча ярышларда уңышлы чыгыш ясый; 1968-72 елларда 1-се дөнья чемпионы була (күзмә-күз һәм яныннан торып күчү уеннарында чемпион титулына ия булган бердәнбер шахматчы). 2-нче чемпионатта (1972-1977) — 1-2-нче урыннар (Л. Яковлевага соңгы коэффициент буенча чемпион исемен бирә). ССРБ командасы составында язышу буенча хатын-кыз дөнья беренчелеге җиңүчесе (1969-79).

Введенский зыяратында җирләнгән (19 уч.).

Гаиләсе

үзгәртү
  • Ире һәм тренеры — Абрам Борисович Поляк. Кызы — шахматчы Елена Абрамова Фаталибекова .

Бүләкләре

үзгәртү

Шахмат өлкәсендәге казанышлары өчен Хезмәт Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә (1957).

Китаплары

үзгәртү
  • Творчество советских шахматисток. (сост. Рубцова, Чудова) — М.: ФиС, 1963. — 200 с.: ил.

Искәрмәләр

үзгәртү

Чыганаклар

үзгәртү
  • Шахматный словарь / гл. ред. Л. Я. Абрамов; сост. Г. М. Гейлер. — М.: Физкультура и спорт, 1964. — С. 327. — 120 000 экз.
  • Шахматы : энциклопедический словарь / гл. ред. А. Е. Карпов. — М.: Советская энциклопедия, 1990. — С. 342. — 624 с. — 100 000 экз. — ISBN 5-85270-005-3.