Ольга Дробот
Ольга Дмитриевна Дробот (1962 елның 3 июле, Мәскәү, ССРБ) — Россия тәрҗемәчесе, скандинавия әдәбияты буенча белгеч.
Ольга Дробот | |
---|---|
Туган | 3 июль 1962 (62 яшь) Мәскәү, СССР |
Ватандашлыгы | СССР Россия |
Әлма-матер | Мәскәү дәүләт университетының филология факультеты[d] |
Һөнәре | тәрҗемәче |
Ата-ана | |
Гыйльми дәрәҗә: | филология фәннәре кандидаты[d] |
Тормыш юлы
үзгәртүОльга Дробот 1962 елның 3 июлендә Мәскәүдә туган. Нәсел зыялылар гаиләсендә туа. Әбисе — язучы Галина Васильевна Дробот (1917—2009). Әтисе — Дмитрий Васильевич Дробот (1938 елда туган), галим-химик, Мәскәү технология университетының Сирәк һәм таркалган элементлар химиясе һәм технологиясе кафедрасы мөдире.
1984 елда Мәскәү дәүләт университетының филология факультетын тәмамлаган. Филология фәннәре кандидаты (1990, диссертация Норвегия язучысы Аксель Сандемус иҗатына багышлана). Ибсенның «Ibsen in Translation» яңа тәрҗемәләр халыкара проектында катнашучы[1].
Берничә ел дәвамында «Иностранная литература» журналының баш мөхәррире урынбасары булып эшли. «Әдәби тәрҗемә осталары» Гильдиясе идарәсе әгъзасы[2]. Халыкара Тәрҗемәчеләр Федерациясенеж Сәнгать әдәбиятын тәрҗемәчеләр комитетының (ингл. Literary Translation Committee) даими әгъзасы булып тора[3]. Россия ПЕН-клубы әгъзасы. Мәскәү Язучылар берлеге әгъзасы. Норвегия әдәбиятын тәрҗемә итүгә керткән өлеше өчен НОРЛА халыкара тәрҗемә премиясе лауреаты (2007)[4][5]. 2014 ел өчен Мастер тәрҗемәчелек премиясе лауреаты[6].
Ольга Дроботның рус теленә тәрҗемәсендә Һанс Христиан Андерсен, Һенрик Ибсен, Анне-Катарина Вестли, Эрленд Лу, Пер Петтерсон, Мария Парр, Рун Белсвик, Хьелль Аскильдсен, Рой Якобсен, Эушен Шульгин, Ханне Эрставик, Ларс Соби Кристенсен, Стиан Холе, Гру Дале һәм башкалар китаплары басыла.
Гаилә
үзгәртү- Әбисе — Галина Васильевна Дробот (1917—2009), язучы, Бөек Ватан сугышында катнашучы.
- Бабасы — Исаак Савельевич Зарубин (1913—1944), шагыйрь. Бөек Ватан сугышы вакытында һәлак була (яралардан вафат була).
- Әнисе — Наталия Фёдоровна Дробот, химик (1938 елда туган).
- Әтисе — Дмитрий Васильевич Дробот (1938 елда туган), галим-химик, Мәскәү технология университетының Сирәк һәм таркалган элементлар химиясе һәм технологиясе кафедрасы мөдире, Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе (2000).
- Ире — Алексей Владимирович Брухтий (1961 елда туган), эшмәкәр, Мәскәү вәкиллеге башлыгы (2012 елда аерылышалар).
- Кызы — Анна Алексеевна Брухтий (1987 елда туган).
- Улы — Василий Алексеевич Брухтий (1996 елда туган).
Басмалар
үзгәртү- «Сочувствующий вам, мизантроп Аскильдсен» : Послесловие к сборнику произведений Х. Аскильдсена «Всё хорошо, пока хорошо».
- Детский мир Софии (о Юстейне Гордере). — «Семья и школа», 1999, № 4
- Убийство лишь заканчивает цепь событий — в книге Аксель Сандемусе. Оборотень — Прогресс-Традиция, 2004
- Норвежский номер журнала «Иностранная литература» 2005 № 11
- Ibsen in Translation, или Опыт синхронизации переводческого процесса // Иностранная литература. — 2010. — № 12.
- Объяснение в любви. Мария Парр и её книги. Размышления переводчика — журнал «Библиотека в школе», 2011
- Перевод — это искусство. — Книжная индустрия, 01.12.2014
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Ibsen in Translation
- ↑ Официальный сайт Гильдии «Мастера Литературного Перевода» 2011 елның 3 апрель көнендә архивланган.
- ↑ International Federation of Translators, archived from the original on 2010-08-14, retrieved 2022-04-29
- ↑ Официальный сайт премии NORLA. әлеге чыганактан 2011-04-24 архивланды.
- ↑ Ольга Дробот на сайте издательства «Лавочка детских книг»(үле сылтама)
- ↑ Премия Мастер
Сылтамалар
үзгәртү- Ольга Дробот: «Переводчик в некоторых случаях даже выигрывает» — Norge.ru порталына интервью
- Ольга Дробот в гостях у радиостанции «Эхо Москвы»
- Трудности перевода. — Радио Свобода 16.01.2006
- Неправильные детские книжки или что читают норвежские дети? — «Детская площадка» «Эха Москвы» 01.06.2006
- Ольга Дробот читает «Простодурсена» Руне Белсвика