Олег Веселовский

Олег Веселовский   (21 март 1928 ел — 16 апрель 2018 ел[1]) — электротехника өлкәсендә белгеч, техник фәннәр докторы, профессор, Новосибирск дәүләт техник университетының электротехника кафедрасына нигез салучы һәм аның тәүге мөдире (1962-1994), энергетика факультеты һәм электромеханика факультеты деканы (1959-1964), укыту эшләре буенча проректор (1965-1974). Россия Федерациясе электротехник фәннәр академиясе академигы.

Олег Веселовский
Туган 21 март 1928(1928-03-21)
Үлгән 16 апрель 2018(2018-04-16) (90 яшь)
Әлма-матер Мәскәү энергетика институты[d]
Һөнәре галим
Эш бирүче Навасебер техник үнивирситите[d]

Биографиясе үзгәртү

Олег Николаевич Веселовский 1928 елның 21 мартында туган.

1950 елда Мәскәү энергетика институтының (МЭИ) электромеханика факультетын тәмамлый.

1954 елда МЭИ-да «Доливо-Добровольский — основоположник техники трехфазного тока» темасына кандидатлык диссертациясе яклый, энергетик техника тарихы кафедрасы доценты гыйльми исеме ала, бер үк вакытта электроэнергетика факультеты деканы урынбасары булып эшли. МЭИ-да Олег Николаевич галим, педагог һәм администратор буларак формалаша.

1959 елда О. Н. Веселовский Новосибирск электротехника институтының электротехниканың теоретик нигезләре кафедрасы доценты вазифасына сайлана һәм Новосибирскига күчә. Олег Николаевичның алдагы бөтен хезмәт эшчәнлеге Новосибирск электротехника институты (хәзер Новосибирск дәүләт техник университеты) белән бәйле.

1959-1964 елларда энергетика факультеты деканы булып эшли, ә 1965нче елдан 1974 елга кадәр — уку эшләре буенча проректор вазифасын башкара.

1963 елда О. Н. Веселовский гомуми электротехника кафедрасын оештыра һәм 30 еллап аның мөдире була. 1981 елда «Низкоскоростные линейные электродвигатели» темасына докторлык диссертациясе яклый[2]. Техник фәннәр докторы гыйльми дәрәҗәсенә лаек була, ә 1982 елда — профессор галим дәрәҗәсе ала.

Фәнни кызыксынулар өлкәсе: электротехника тарихы, XX гасырда электротехника үсеше, электр машиналары, сызыклы электродвигательләр. Үз вакытында Олег Николаевич 5 томлык «Энциклопедии электротехники» фәнни басмасын әзерләүдә катнаша.

Гыйльми-педагогик эшчәнлеге еллары эчендә О. Н. Веселовский 130 дан артык фәнни һәм методик хезмәт бастырып чыгара, шул исәптән 10 китап һәм 7 уйлап табу, 13 техник фәннәр кандидаты һәм ике доктор әзерләгән[3].

Олег Николаевич Веселовский төрле елларда ССРБ югары уку йортлары министрлыгының электротехника буенча фәнни-методик советы әгъзасы була, 1993 елда электротехника фәннәре академиясенең (АЭН) мөхбир әгъзасы итеп сайлана, 2002 елда — АЭН-ның Мактаулы академигы[4].

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре үзгәртү

  • II дәрәҗә «Ватан алдында хезмәтләре өчен» орден медале,
  • «Фидакарь эшчәнлеге өчен» медале
  • «Хезмәт батырлыгы өчен» медале
  • «Россия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре»
  • «НГТУның атказанган хезмәткәре»

Хезмәтләре үзгәртү

    • «Линейные асинхронные двигатели», 1991.
    • Веселовский О. Н. Вопросы энергосбережения в линейных электроприводах транспортных средств / О. Н. Веселовский, Е. В. Огнянников, А. В. Сапсалев // Научный вестник НГТУ.
    • Сапсалев А. В. Оптимизация параметров электропривода линейного двигателя с катящимся ротором / А. В. Сапсалев, О. Н. Веселовский, В. И. Полевский // Электротехника. № 2.
    • Веселовский О. Н. Индукторный двигатель аксиального типа, обмотка которого выполнена с зубовым шагом / О. Н. Веселовский, Д. Л. Калужский, Е. У. Крутских // Сборник докладов международной конференции.
    • Сапсалев А. В. Вопросы энергосбережения в линейных циклических электроприводах транспортных средств / А. В. Сапсалев, О. Н. Веселовский // Материалы Всероссийского электротехнического конгресса ВЭЛК-2005.

Әдәбият үзгәртү

    • Энциклопедия «Лучшие люди России. Часть II. Родины славные сыны и дочери» (2004).
    • Энциклопедия «Новосибирск» (2003).

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү