Огюстен де Сент-Обен
Огюстен (Августин) де Сент-Обен (француз телендә: Augustin de Saint-Aubin; 1736 елның 3 январе, Париж — 9 ноября 1807 елның 9 ноябре, Париж) — француз рәсем ясаучысы һәм гравёры, офорт остасы. Ике йөздән артык рококодан неоклассицизмга яки Людовик XVI стиленә күчеш стильдә офорт: китап иллюстрацияләре, виньеткалар, арабескалар барлыкка китергән.[17].
Тәрҗемәи хәле
үзгәртүОгюстен рәссамнар гаиләсеннән килеп чыгышлы, ул король Людовик XV-нең чигүчесе Габриель-Жермен де Сент-Обен (1696—1756) һәм шулай ук король чигүчесе Анна Буассе улы булган. Аның ир туганнары Габриель-Жак, Шарль-Жермен һәм Луи-Мишель де Сент-Обен шулай ук мәшһүр рәссамнар булган. Шулай ук бу зур гаиләнең башка әгъзалары да мәшһүр рәссамнар булган: Катрин-Луиза, Луи-Мишель, Афанасий һәм Агата. Аның сеңлесе Шарль-Жерменның кызы Мария-Франсуаза шулай ук рәссам булган. Алар барысы да Париж Луврында сакланган “Сент-Обен китабы” (фр. le Livre des Saint-Aubin) гравюралар тупланмасы буенча мәгълүм.
Огюстен де Сент-Обен Этьен Фессар, Николя-Анри Тардьё һәмЛоран Кар дигән гравёрлардан өйрәнгән. 1755 елдан үзлектән гравирлау белән шөгыльләнгән, М. де Лагардның “Музыкаль журналы” (фр.: Journal de musique) өчен күп иллюстрация, театр тамашалары өчен рәт афиша, сату каталоглары, китаплар һәм хәтта герцог де Шеврёзның табигый тарих кабинетын җиһазландыруын ясаган. Ул экслибрислар, фронтиспислар һәм китап тышлыклары, сатучы карточкалары өчен күп коммерция заказлары алган һәм шулай ук китапларга иллюстрацияләр ясаган, мәсәлән, Джованни Боккаччоның “Декамерон”ына. Огюстен мода, стиль һәм дөньяви тормыш темасын күп оригиналь рәсемнәр ясаган, бигрәк тә портрет гравюрасында алга киткән, чөнки ул еш эшләгән живопись оригиналларының ярымтоннарын чагылдыручы карандаш манерасында камил ясый белгән. 1771 елның 25 маенда Парижда Король живопись һәм сынчылык академиясенә номинирланган булган, әмма академикларга кабул ителмичә калган, чөнки кирәкле документларның берсен дә китермәгән.
1776 елда Огюстен де Сент-Обен Король китапханәсенең (фр.: Bibliothèque Royale) рәсми гравёры итеп билгеләнгән булган. Вместе с Ш.-Н. Кошен Кечесе белән бергә Луи-Филипп Орлеанлының 2 томда фронтисписта: “Орлеан герцогы тупланмасыннан киселә торган ташларның тасвирламасы...” (фр.:-Description des principales pierres gravées du cabinet de… duc d’Orléans) (1770—1784) борынгы зиннәтле геммалар тупланмасы басмасына заставкалар һәм ахырлар гравирлау өстендә эшләгән [18]. Милли Җыен белән килешү буенча 1790-ынчы елның апрелендә аңа 200, 300 һәм 1000 ливр кыйммәтле яңа француз ассигнацияләр өчен эскизлар ясау кушылган булган. Эммануэль Бошеның 1879 ел каталогында 1300-дән артык Огюстен эше бар, әмма аны күбесенчә шул вакытның мәшһүр кешеләренең гравирланган портретлары өчен хәтерлиләр [19].
Огюстен Луиза-Николь Годога өйләнгән булган. Исән вакытта Огюстен де Сент-Обен туганнарыннан иң уңышлысы булып саналган, әмма хәзерге вакытында аның турында әз кеше белә[20].
Галерея
үзгәртү-
Живописец Пьер-Анри де Валенсьен портреты. 1788. Офорт
-
Ш.-Н. Кошен портреты. 1771. Офорт
-
Король Людовик XV портреты. Як. 1770. Офорт
-
Король гаиләсе: Людовик XVI, Мария-Антуанетта һәм аларның улы Людовик XVII. Як. 1790. Офорт
-
Төрек киемендә солтанбикә. Кәгазь, итальян карандашы, пастель. 1777
-
«Кытай императоры яулары» сериясеннән сугыш сәхнәсе. 1771. Б. Кастильоне рәсеме буенча офорт
-
Җибәрелгән үбү. Ж.-Б. Грёз оригиналы буенча. 1771. Офорт, кискеч
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
- ↑ 2,0 2,1 artist list of the National Museum of Sweden — 2016.
- ↑ KulturNav — 2015.
- ↑ Тасвирый сәнгать әрхибе — 2003.
- ↑ 5,0 5,1 5,2 Deutsche Nationalbibliothek Record #118794078 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
- ↑ Augustin de Saint-Aubin
- ↑ Benezit Dictionary of Artists — OUP, 2006. — ISBN 978-0-19-977378-7
- ↑ Union List of Artist Names — 2018.
- ↑ 9,0 9,1 Чешская национальная авторитетная база данных
- ↑ Union List of Artist Names
- ↑ 11,0 11,1 https://www.npg.org.uk/collections/search/person/mp60004/augustin-de-saint-aubin?role=art
- ↑ 12,0 12,1 Le concert
- ↑ https://www.bellasartes.gob.ar/
- ↑ https://web.archive.org/web/http://wallachprintsandphotos.nypl.org/catalog/383348
- ↑ Collectie Boijmans Online — 2010.
- ↑ https://www.museabrugge.be/collection/work/id/2014_GRO0196_III
- ↑ Augustin de Saint-Aubin (1736—1807). Data BNF France: Bibliothèque Nationale de France. Retrieved 23 June 2015. https://data.bnf.fr/12318988/augustin_de_saint-aubin/ 2022 елның 20 март көнендә архивланган.
- ↑ Французская иллюстрация XVIII века в собрании Эрмитажа. Каталог выставки. — Л.: Государственный Эрмитаж, 1982. — С. 33. — № 132
- ↑ Fahy E., Wrightsman J. The Wrightsman pictures. — New York: Metropolitan Museum of Art, 2005. — Р. 222. — ISBN 1-58839-144-2. Retrieved 23 June 2015 [1] 2022 елның 20 март көнендә архивланган.
- ↑ Огюстен де Сент-Обен: Augustin de Saint-Aubin". Marty de Cambiaire. Russia: Marty de Cambiaire [2]