Нәҗип Нугаев
Нугаев Нәҗип Ногман улы (1910-1946) — Советлар Берлеге каһарманы.
Нәҗип Нугаев | |
---|---|
Туган | 1910 Иске Кулаткы, Хвалын өязе, Сарытау губернасы, Россия империясе |
Үлгән | 6 май 1946 Шәһресәбз, Кашкадәрья өлкәсе, Үзбәкстан ССР, СССР |
Катнашкан сугышлар/алышлар | Алман-совет сугышы |
Бүләк һәм премияләре | (1943) (Ленин ордены) |
Тәрҗемәи хәл
үзгәртү1910 елда хәзерге Сембер өлкәсенең Иске Кулаткы авылында (хәзер шәһәр тибындагы бистә) крестьян гаиләсендә туган. Милләте — татар. Башлангыч белемле. Колхозда эшләгән. Совет Армиясенә 1941 елның октябрендә алынган.
1943 елның маеннан хәрәкәттәге армиядә. 1669нчы танкка каршы керәш артиллериясе полкының (7нче гвардия армиясе, Дала фронты) туп төзәүчесе кече сержант Нугаев Бородаевка авылы янында (Днепропетровск өлкәсенең Верхнеднепровский районы) 1943 елның 5 октябрендә дошманның контрһөҗүмен кире кайтарганда расчеты белән 4 танкны, шул исәптән бер авыр танкны юк иткән. Яраланган, ләкин сугыш кырын ташлап китмәгән. Дошман танкларының һөҗүме туктатылган. СССР Югары Советы Президиумының 1943 ел 26 октябрь Указы белән Советлар Союзы Герое исеме бирелгән. Ленин ордены һәм медальләр белән бүләкләнгән.
1946 елның 6 маенда вафат.
Истәлеге
үзгәртүҮзбәкстан ССРның Кашкадәрья өлкәсендәге Шәһрисабә шәһәрендә җирләнгән. Шәһәрдә Геройның бюсты куелган һәм бер урамга аның исеме бирелгән.
Сылтама
үзгәртү- Каһарманнар.ру сайтнда 2016 елның 16 гыйнвар көнендә архивланган. (тат.)
- Герой турында (рус.)