Нәкъш-э-Рөстәм (фар. نقش رستم , Naqš-e Rostam — Рөстәм рәсемнәре) — Иранда Персеполистан 6 км да төньякта урнашкан археологик зона. Административ яктан Фарс провинциясенең Мервдешт шаһрестанына керә, Мервдешт шәһәреннән ерак түгел. Нәкъш-э-Рөстәм Нәкъш-э-Рәҗәбдән берничә йөз метр арада урнашкан. Бу комплекста булган объектлар төрле эпохаларга карый: элам (б.э.к. 3-енче меңьеллык), Әхәмәнид чоры (б.э.к. 550–330 ел) һәм Сасанид чорына (221–656). Комплекс үзе Персеполистан һәм Истахрдан ерак түгел урнашкан. Хаҗи-Абад тавы Персепольдән ике километрда урнашкан. Анда Ардашир I Папакан һәм Шапур I Сасанид кебек каһарманнарга багышланган барельефларны һәм язмаларны керткән Нәкъш-э-Рәҗәб һәйкәлләре кисеп ясалган. Бу барельефлар бай киемнәргә киенгән хөкемдарларның матурлыгы һәм көче чагылышы булып тора. Моннан кала, сурәттә Ахурамазда символын күреп була. Барельефка юлдаш булган текстлар өч телдә язылган: урта фарсы телендә, парфия телендә һәм грек телендә. Бу текстлар югарыда тасвирланган эпохада Зәрдөштлек әйдәп баручы дин ролен уйный башлавы турында шәһадәт булып тора[1].

Әхәмәнидләрнең өченче һәм дүртенче төрбәсе.
Ардашир I-нең рельефы.

Тәхт-э-Рөстәм (Рөстәм Тәхете) яки «Энҗе тәхет» Нәкъш-э-Рөстәм янында урнашкан һәм Әхәмәнидләр эпохасына караган таш плато булып тора.

Урын таш кыя рельефлары һәм патшалар төрбәләре белән мәшһүр. Иң борынгы рельефлар б.э.к. 1000 елга карый.

Әхәмәнидләр династиясе патшалары төрбәләре

үзгәртү

Археологический комплекс Нәкъше Рөстәм археологик комплексы Әхәмәнид хөкемдарлары: Ксеркс I, Дарий I, Артаксеркс I, Дарий II төрбәләреннән тора, алар Хаҗи-Абад тавының көньяк авышлыгына корылган. Төрбәләрнең һәрберсе вертикаль урнашкан хач рәвешендә ясалган. Төрбәләргә керүне дүрт багана уратып алган булган, һәрберсендә изге сыер сыны кисеп ясалган булган. Дарий I төрбәсе эчендә тугыз төрбә бар. Төрбәләрнең эчке өлешендә борынгы фарсы, элам һәм аккад телендә текстлар кисеп ясалган[2].

Төрбәләрнең берсе патша Дарий I-гә карый, моны язмалардан белгәннәр (б.э.к. 522—486 ел). Башка төрбәләр турында аларда Ксеркс I (б.э.к. 486—465 ел), Артаксеркс I (б.э.к. 465—424 ел) һәм Дарий II (б.э.к. 423—404 ел) күмелгән дип фараз ителә. Бишенче тәмамланмаган төрбә, фараз ителгәнчә, патша Артаксеркс III өчен ясалырга тиеш булган, әмма ихтималлыгы күбрәк булганы — патша Дарий III-кә (б.э.к. 336—330 ел).

Төрбәләр Фарсы иленең Зөлкәрнәен Падишаһ тарафыннан яулап алынуыннан соң ташландык булган.

Борынгы таш кыя рельефлары

үзгәртү

Иң борынгы б.э.к. 1000 ел рельеф зыян күргән. Ул элам чыгышлы кешене сурәтли.

Сасанид рельефлары

үзгәртү

Җиде таш кыя рельефлары сасанид чоры патшаларына багышланган:

Әхмәнид патшалары төрбәсенең аскы өлешендә сасанид хөкемдарларына караган сурәтләр һәм текстлар урнашкан. Иң күренеклесе булып мөгаен Шапур I-нең Рим императоры Валериан I-не җиңү сәхнәсе тора. Башка сәхнәләр шулай ук сасанид хөкемдарларын сурәтли. Нарсе (295 елдан 304 елга кадәр хөкем иткән) патша хөкеменең ритуаль тамгалары белән мәңгеләштерелгән. Баһрам II (276 елдан 293 елга кадәр хөкем итүче) багышланган рельеф Бахрам үзе катнашкан сугышның рәсемен күрсәтә.

Безгә Ормизд II-не (правил с 310 елдан 352 елга кадәр хөкем иткән) күрсәткән сәхнә патша сые чагылышы булып тора. Шапур II (310 елдан 379 елга кадәр хөкем иткән) һәм Ардашир Папакан (226 елдан 242 елга кадәр хөкем иткән) Ахурамаздага мөрәҗәгать итү мизгелендә патша реликвияләре белән сурәтләнгән. Калган барельефлар Эламның дини ышануларының әһәмиятле чагылышы булып тора. Нәкъше Рөстәм комплексының төньяк өлешендә Хаҗи-Абад тавы түбәсендә, Әхәмәнидләр эпохасында корылган, кубик тишемнәр белән уелган, “ут манаралары” урнашкан. Һәр манара янында дахма урнашкан. Үз чиратында комплекс янында шулай ук 45 ритуаль Зәрдөштлек урыны урнашкан. Бу территория шаһ Исмәгыйль хөрмәтенә аталган булган. Нәкъш-э Рөстәм тарихи комплексы 1931 елда ЮНЕСКО-ның Иранның Бөтендөнья Мирасы объектлары исемлегенә кертелгән булган[3].

Зәрдөшт Кәгъбәсе

үзгәртү
 
Нәкъше Рөстәм фонында, алгы планда шакмак конструкция, Зәрдөшт Кәгъбәсе.

Некополь территориясендә, өч баскычтан күтәрелгән урында бердәнбер эчке бүлмә белән унике метр биеклектәге (аларның күпчелеге хәзерге җир дәрәҗәсе астында урнашкан) кубны барлыкка китерүче бер-берсенә яраштырылган таш такталардан салынган киселешендә квадрат бина салынган. Бу корылманың халык атамасы «Зәрдөшт Кәгъбәсе» (Кааб-е Зартошт). Фәнни юрамаллардан иң таралганы булып бина Зәрдөштлек ут гыйбадәтханәсе булып тору юрамасы булып тора. Башка, сирәгрәк искә алынган юрама буенча, корылма астында Кира Бөек кабере урнашырга мөмкин. Шулай да бер юрама да документаль расланмаган. На «Зәрдөшт Кәгъбәсе»ндә портретын ерак түгел Нәкъше-Рәҗәб археологик зонада күрергә мөмкин булган (беренче Зәрдөштлек каһиннәренең берсе) чөй язмасы язулары бар. Кәгъбә диварлары идарә һәм дини тематика текстлары таҗлары белән, алар б.э. 262 елында сасанид хөкемдары Шапур I һәм аның мобеды Картир булуда тезелгән[4]. Корылманың баштагы максаты билгеле түгел. Зур ихтималлылык өлеше белән сасанид эпохасында бу бина атәшпәрәстләр өчен культ максатлы булган һәм үз эченә дини текстлар тупланмаларын һәм Авестаны керткән[5].

Панорамалар

үзгәртү
Нәкъш-э-Рөстәм панорамасы
 

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. كريستن سن، آرتور، ايران در زمان ساسانيان. ترجمه غلامرضا رشيد ياسمي، تهران: دنياي كتاب، 1374، ص 87، 88، 139 و 260.
  2. مصطفوي، سيدمحمدتقي، اقليم پارس، آثار تاريخي و اماكن باستاني فارس، تهران: نشر اشاره، 1375، ص 36- 43.
  3. براي آگاهي بيشتر، ر. ك: گيرشمن، رومن، ايران از آغاز تا اسلام، ترجمه محمد معين، تهران: علمي و فرهنگي، 1374، ص 173—175 و 384—405؛ فرصتالدوله شيرازي، محمد نصيربن جعفر حسيني، آثار عجم در تاريخ جغرافيايي بلاد و اماكن فارس، به كوشش علي دهباشي، تهران. فرهنگسرا، 1362 و نشر تاريخ و فرهنگ ايران زمين (30)؛ گيرشمن، رومن، هنر ايران در دوره هخامنشي، ترجمه عيسي بهنام. تهران: بنگاه ترجمه و نشر كتاب، 1346.
  4. لوكرنين، و. گ. «نهادهاي سياسي، اجتماعي و اداري، مالياتها و داد و ستد»، در تاريخ ايران از سلوكيان تا فروپاشي دولت ساسانيان، پژوهش دانشگاه كمبريج. ترجمه حسن انوشه، تهران: اميركبير، 1381، ص 128—129.
  5. مصطفوي، اقليم پارس، ص 41؛ كُخ، هايدماري، از زبان داريوش، ترجمه پرويز رجبي، تهران: كارنگ، 1379. ص 336—344.

Сылтамалар

үзгәртү