Нургали Латыйпов
Нургали Нурислам улы Латыйпов (1954 елның 1 июле, Мәргылан, Фәрганә өлкәсе, Үзбәкстан ССР, ССРБ) — журналист, сәяси һәм фәнни консультант. «Что? Где? Когда?» телетапшыруында катнашучы, Андрей Каморин команда уенчысы, «Что? Где? Когда?» телетапшыруы тарихында беренче «Бәллүр ябалак» иясе. Философия фәннәре кандидаты.
Нургали Латыйпов | |
---|---|
Туган телдә исем | Нургали Нурислам улы Латыйпов |
Туган | 1 июль 1954 (70 яшь) Мәргылан, Фәрганә вилаяте, Үзбәкстан ССР, СССР[1] |
Ватандашлыгы | СССР Россия |
Әлма-матер | Ростов дәүләт университеты[d][1] |
Һөнәре | журналист, интеллектуаль уеннар катнашучысы |
Гыйльми дәрәҗә: | фәлсәфә фәннәре нәмзәте[d][1] |
Биография
үзгәртүНургали Латыйпов 1954 елның 1 июлендә Үзбәкстанда укытучылар гаиләсендә туа. Милләте буенча — татар[2]. Ростов дәүләт университетын (биология һәм физик факультетлары) һәм Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының табигый фәннәр фәлсәфәсе кафедрасының көндезге аспирантурасын тәмамлый[3]. Специализациясе: нейрофизиолог (нейрокибернетик), методолог. Философия фәннәре кандидаты.
ВЛКСМның Үзәк комитетына сәяси күзәтүче, Россия Хөкүмәте Рәисе Иван Силаевның киңәшчесе, Мәскәү товар биржасы вице-президенты, төбәк һәм милли сәясәт буенча вице-премьер Сергей Шахрай киңәшчесе , «Мәскәү банкы» вице-президенты, Мәскәү мэры Юрий Лужков инновацион технологияләр буенча киңәшче булып эшли. 2011 елдан 2014 елга кадәр — «ЛУКойл-Инжиниринг» ҖЧҖ эксперты. Хәзерге вакытта «Лаборатория нелинейных решений» мөдире[4], «Фонд содействия технологиям XXI века» консультанты, Стратегик мониторинг институты директоры[5]. 2007 елдан 2010 елга кадәр «Столица» телеканалында «Белгечләр фикере» тапшыруында, «Нургали Латыйповның карашы» бүлеген алып баручысы буларак, катнаша.
2003 елда Дәүләт Думасына МФКБ партиясе исемлеге буенча тәкъдим ителә.
1992 елгы Бөтендөнья татар конгрессы делегаты.
Бүләкләр
үзгәртүМонографияләре
үзгәртү- Вакуум, элементарные частицы и Вселенная / В соавторстве с В. Бейлиным и Г. Верешковым. — М.: Изд-во МГУ, 2001. — ISBN 5-211-04484-3.
- Основы интеллектуального тренинга. Минута на размышление. — СПб.: Изд-во «Питер», 2005. — ISBN 5-469-00174-1.
- Путеводитель по извилинам. Тренинг интеллекта. — М.: Вече, 2010. — 408 с. — ISBN 978-5-9533-5124-9.[10].
- Самоучитель игры на извилинах / В соавторстве с С. Ёлкиным и Д. Гавриловым; под ред. А. Вассермана. — М.: ООО «АСТ», 2012. — 320 с. — ISBN 978-5-17-077065-6.
- Турбулентное мышление / В соавторстве с Д. Гавриловым и С. Ёлкиным; под ред. А. Вассермана. — М.: ООО «АСТ», 2013. — 352 с. — ISBN 978-5-17-078025-9; ISBN 978-5-17-078031-0.
- Монологи эпохи. Факты и факты / В соавторстве с А. Вассерманом. — М.: ООО «АСТ», 2013. — 352 с. ISBN 978-5-17-007530-9.
- Бигуди для извилин. Возьми от мозга всё! — М.: ООО «АСТ», 2014. — 352 с. — ISBN 978-5-17-087281-7.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 1,2 1,3 chgk.tvigra.ru — 1998.
- ↑ Латыпов Нурали Нурисламович
- ↑ Начинается 35-й сезон телеигры "Что? Где? Когда?". Как же сложилась жизнь самых известных знатоков?
- ↑ Нурали Латыпов. Лаборатория нелинейных решений.(үле сылтама)
- ↑ Россия, Сирия и единая Европа — ФОНД содействия ТЕХНОЛОГИЯМ XXI века +7(925) 772-03-76. revolution.ru. 2018-04-19 тикшерелгән.
- ↑ Самые интересные люди, казусы и факты всемирной истори — Анатолий Вассерман, Нурали Латыпов — Google Books
- ↑ Вассерман и Латыпов о статье Суркова в НГ / Идеи и люди / Независимая газета
- ↑ Латыпов Нурали Нурисламович
- ↑ Судьбы самых известных знатоков клуба "Что? Где? Когда?". Справка
- ↑ Ukazka.ru. әлеге чыганактан 2016-03-04 архивланды. 2010-11-09 тикшерелгән.