Новотроицк мәктәбе

Новотроицк мәктәбе (рус. Муниципальное Бюджетное Образовательное Учреждение Новотроицкая средняя образовательная школа) - Татарстан Республикасы Тукай районы Новотроицк авылында урнашкан мәктәп.

Новотроицк мәктәбе
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Яңа Троицки
Карта

Новотроицк мәктәбе
Карта
Төр мәктәп
Шәһәр Яңа Троицки
Ил  Россия
Координатлар 55°37'8.641"тн, 52°24'11.527"кнч

Новотроицк мәктәбе үзгәртү

XIX гасырның икенче яртысы - чиркәү мәхәлләсе

1915 ел - дүртьеллык башлангыч мәктәп

1961 ел - җидееллык яңа мәктәп агач бина ачыла

1962 - 1973 еллар - сигезьеллык укуга күчә.

1963 ел - беренче чыгарылыш

1978 ел-мәктәпнең яңа бинасы төзелә.

1981 елның февраль аеннан - Новотроицк урта мәктәбе, яңа 460 урынлык таш бина ачыла.

1981-2000 еллар -Новотроицк урта мәктәбе

2000-2011 еллар - "Новотроицк урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль белем бирү учреждениесе

2011 елдан бүгенге көнгә кадәр - "Новотроицк урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

2017 ел - мәктәпкә капиталь ремонт ясала.

Тарихы үзгәртү

Новотроцк мәктәбе - XIX гасырның икенче яртысыннан бирле билгеле. Мәктәп чиркәү янында салына, башта чиркәү мәхәлләсе булып санала. XIX гасыр азагында Пушкова Александра Егоровна укытучы булып эшли, балалар укыта. XX гасыр башында укучылар саны арта. Укытучылар кирәк була. А.М.Попованы , Ольга Васильенаны (фамилиясе билгесез) авылга укытучы итеп җибәрәләр.

1915 елда мәктәп дүртьеллык башлангыч мәктәпкә әйләнә.Мәктәптә дини дәресләр белән беррәттән башка фәннәр дә укытыла.

1918 елда Попова А.М. акгвардиячеләр белән китә, ә Пушкова А.Е. күп еллар шушы мәктәптә эшләвен дәвам итә.

5 -6 нчы сыйныфны Новотроицк авыл җирлегенә кергән Суровка мәктәбе,ә теләгәннәр 7 нче сыйныфны Яр Чаллы шәһәрендә укуны дәвам итә алалар

1961 елда Новотроицк авылында яңа җидееллык мәктәп ачыла.Укучылар 1960-1961 нче уку елының 2 чирегеннән шушы бинада Новотроицк, Суровка, Кумыс, Шанхай авылларыннан килгән балалар укый башлыйлар. Укулар бер сменада оештырыла. 1969 елда КамАЗ төзелешенә килүчеләрнең балалары хисабына мәктәптә укучылар саны арта. 1971 елда 500 гә җитә. Мәктәп ике сменалы укуга күчә.

1973 ел да Суровка сигезьеллык мәктәбе - Суровка урта мәктәбенә һәм Новотроицк сигезьеллык мәктәбенә таркала. Суровка урта мәктәбе өчен яңа бина төзелә.

1978 елда мәктәпнең яңа бинасы төзелә.

1980 ел - Суровка урта мәктәбе һәм Новотроицк сигезьеллык мәктәбе Новотроицк урта мәктәбенә берләштерелә.

1981 елның феврале - 460 урынлык яңа таш бинага күчә.

"Новотроицк урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесебүгенге көндә дә әлеге бинада эшен дәвам итә.

Җитәкчелек үзгәртү

  1. Гусева Галина Степан кызы (1973-1982 еллар)
  2. Галиев Илдус Тимур улы (1982- 1984 еллар)
  3. Бятиков Иван Алексей улы (1984-1987 еллар)
  4. Казанцев Олег Михаил улы (1987-1990 еллар)
  5. Сафина Венера Нурмөхәммәт кызы (1990-1996 еллар)
  6. Гәрәев Илгиз Зәет улы (1996-1997 еллар)
  7. Низамов Әдип Әнвәр улы ( 1997 елдан бүгенге көнгә кадәр)

Мәктәп тормышы үзгәртү

Педагогик эшчәнлекләрен Новотроицк мәктәбенә генә багышлаган укытучылар үзгәртү

  1. Новикова Александра Демьян кызы - башлангыч сыйныф укытучысы (1942-1982 еллар)
  2. ЛакомкинаЕвдокия Григорий кызы - башлангыч сыйныф укытучысы (1946-1979 еллар)
  3. Гусева Галина Степан кызы - рус теле һәм әдәбият укытучысы ( 1973-2015 еллар)
  4. Гусев Леонид Степан улы - физкультура укытучысы (1971-2009 еллар)
  5. Гусева Гөлфинә Хәй кызы - математика укытучысы (1974-2017 еллар)
  6. Казанцев Олег Михаил улы - хезмәт укытучысы (1983-2017 еллар)
  7. Казанцева Рәмзия Җәүһәр кызы - инглиз теле укытучысы (1983 елдан бүгенге көнгә кадәр)
  8. Кузнецова Надежда Петр кызы - физика -математика укытучысы (1983 елдан бүгенге көнгә кадәр)
  9. Соколова Татьяна Владимир кызы - математика укытучысы (1986 елдан бүгенге көнгә кадәр)
  10. Авзалова Эльмира Нил кызы - физкультура укытучысы (1988 елдан бүгенге көнгә кадәр)
  11. Нуретдинов Радик Рәис улы - химия укытучысы (1991 елдан бүгенге көнгә кадәр)
  12. Нуретдинова Альбина Николай кызы - биология укытучысы (1983 елдан бүгенге көнгә кадәр)
  13. Усманова Гөлфия Габделфәрит кызы - татар теле һәм әдәбияты укытучысы (1993 елдан бүгенге көнгә кадәр)
  14. Симонова Лидия Владимир кызы- башлангыч сыйныф укытучысы (1995 елдан бүгенге көнгә кадәр)

Бүгенгесе үзгәртү

Бүгенге көндә 230 укучы укый. 21 укытучы укыта. Мәктәптә рус , татар, таҗик, үзбәк, украин, башкорт милләтеннән булган балалар укый.

Уңышлар үзгәртү

2017 ел - "Бердәм сыйныф серләре" ата-аналар комитетының республикакүләм конкурсында җиңүче (хезмәт юнәлеше)

2018 ел - "Бердәм сыйныф серләре" ата-аналар комитетының республикакүләм конкурсында призер (социаль юнәлеш)

2019 ел - татар теле һәм әдәбият укытучы Маликова Инсия Фиркатъ кызы "Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы - 2019" Бөтенроссия конкурсы җиңүчесе, 2 урын.

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү