Нишке-Паз («Нишке Ходай») — Эрзя халкы мифологиясендә иң олы Ходай. Кайвакыт Нишке турында Кояш Ходае һәм демиург Чи-Пазның һәм гипотетик Алиһә-Ана Анге Патяй улы турында кебек искә алганнар. Мифология буенча Нишке-Паз күк һәм җирне барлыкка китергән, Дөнья океанына коры җирне тотар өчен өч гаять зур балыкны җибәргән, урман утырткан, эрзяларны барлыкка китергән һәм ир-ат кешеләргә җир белән эшләргә (игенчелек белән шөгыльләнергә), ә хатын-кызларга — йорт өчен җаваплы булырга (өйдәге эшләр белән шөгыльләнергә) кушкан. Нишке-Паз — пантеон башы: ул барлык Ходайларны алмагач астында бөек сыйга чакырган. Нишкены төрле өшкерүләрдә чакырганнар, аны уңыш, хайваннарның һәм кешеләрнең сәламәтлеге турында сорап дога кылганнар. Исеме (иң иртә формасы — Инешке) Һинд-Иран килеп чыгышлы ике сүзнең композиты булып тора: ине «бөек» (борынгы Һинд телендәː iná «көчле, куәтле») һәм Шкай (*kšaya «хөкемдар, әфәнде» сүзеннән )[1].

Нишке-Паз гаиләсе үзгәртү

  • Хатыны — Нишке-Ава
  • ике кызы — Кастарго һәм Вецорго. Аларны еш авырулардан өшкерүләрдә чакырганнар.
  • Мордва мифологиясендә Нишкеның улы бар, шулай да төрле мифларда аның урынын яшен һәм яңгыр Илаһы — Пурьгине-Паз алып тора, аның Нишке-Паз белән кан кардәшлеге юк.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Blažek V. Indo-Iranian elements in Fenno-Ugric mythological lexicon // Indogermanische Forschungen. January 2005. P. 167.

Әдәбият үзгәртү