Нина Кустурица (алман. Nina Kusturica; 1975 елда туган) — кинорежиссер, сценарист һәм продюсер, документаль һәм нәфис фильмнарда эшли.

Нина Кустурица
Туган 1975[1]
Мостар, Һәрсәк-Неретва кантуны[d]
Ватандашлыгы  Австрия
Әлма-матер Венаның музыка һәм башкару сәнгате университеты
Һөнәре кинорежиссёр, сценаричы, кинопродюсер, монтажчы

 Нина Кустурица Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

1975 елда Югославия шәһәре Мостарда дирижер Абид Кустурица һәм театр актрисасы Ратка Крстулович-Кустурицаның гаиләсендә туган; киноактриса Здравка Крстуловичның (Zdravka Krstulović) туганының кызы.

Босния һәм Герцеговинаның башкаласы Сараевода үскән. Венаның музыка һәм башкару сәнгате университетында, Вена киноакадемиясендә (Filmakademie Wien) Петер Патцак (Peter Patzak) җитәкчелегендә режиссура өйрәнә.

Күп кенә милли һәм халыкара фестивальләрдә: Берлин яшьләр киносы халыкара форумында, Мар-дель-Плата халыкара кинофестивалендә, Роттердам халыкара кинофестивалендә, Макс Офюльс Кинофестивалендә, Сан-паулу һәм Лидс халыкара кинофестивалендә, Хоф халыкара кинофестивалендә (Internationale Hofer Filmtage) һәм башкаларда катнаша.

Австрия башкаласы Венада яши һәм эшли. Укытучы хезмәте һәм лекцияләр белән шөгыльләнә — Австриядә дә, чит илләрдә дә кино, режиссура һәм актёр осталыгы буенча төрле университетлар һәм институтларда семинарлар, лекцияләр, практикумнар үткәрә.

Иҗаты үзгәртү

 
Нина Кустурица Австрия кинопремиясен бирү тантанасында, 2019 ел

Үзенең башлангыч тулы метражлы «Auswege» (2003) фильмында Нина Кустурица йорт көчләвеннән зыян күргән өч хатын турында сөйли. 2004 елгы Берлин кинофестивалендә фильм яшь кино номинациясендә бүләкләнә.

2009 елда аның «Little Alien»[2] документаль фильмы берничә халыкара кинофестивалендә күп санлы бүләкләргә лаек була.

2018 елда «Ciao Chérie»[3] тулы метражлы нәфис фильмы Хоф халыкара кинофестивалендә «Австрия киносы» номинациясендә күрсәтелә, ә 2019 елның гыйнварында иң яхшы монтаж корылганы өчен Австрия кинопремиясенә лаек була.

Сайланма фильмографиясе үзгәртү

  • 1997 ел — Speak Easy (кыска метражлы фильм)
  • 1998 ел — Ich bin der neue Star (документаль фильм)
  • 1999 ел — Wishes (кыска метражлы фильм)
  • 1999 ел — Lesen macht Tot (нәфис фильм)
  • 2000 ел — Draga Ljiljana (документаль фильм)
  • 2001 ел — Der Freiheit (кыска метражлы фильм)
  • 2002 ел — Laut und deutlich (документаль фильм)
  • 2003 ел — Auswege (нәфис фильм)
  • 2004 ел — 24 Wirklichkeiten in der Sekunde — Michael Haneke im Film (документаль фильм)
  • 2005 ел — Kotsch (нәфис фильм)
  • 2007 ел — Auf dem Strich — Paul Flora im Film (документаль фильм)
  • 2007 ел — Vienna's Lost Daughters (документаль фильм)
  • 2009 ел — Little Alien (документаль фильм)
  • 2013 ел — Schlagerstar (документаль фильм)
  • 2017 ел — Ciao Chérie (нәфис фильм)

Театр эшчәнлеге үзгәртү

  • 2015 год — Pappà Leone
  • 2018 год — Erschlagt die Armen!

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү