Николай Өлзей-оол

Николай Өскеевич Өлзей-оол (Ользей-оол; тыв. Николай Өскеевич Өлзей-оол; 1916 ел, 20 февраль (7 февраль)[1] — 1994[2]) — совет һәм рәсәй тыва театр һәм кино актёры. РСФСРның халык артисты (1975)[3], Тыва АССРның халык артисты(1964)[1].

Җенес ир-ат
Туу датасы 20 февраль 1916(1916-02-20)
Туу урыны Бай-Тал[d], Хемчикский Даа-хошун[d], Урянхайский край[d]
Үлем датасы 1994

Биографиясе үзгәртү

Николай Өлзей-оол Русиядә ,1916 елның 7 февралендә [1] Тываның Бай-Тайга кожууны Бай-Тал авылында малчы арат гаиләсендә туган[4][5]. Кызыл шәһәрендә мәктәп тәмамлаган, алтын приискларында эшләгән. Ревсомол активисты булган, 1930нчы еллар башында Бай-Тал арбан советы рәисе булган (арбан - Тыва һәм Монголиянең тарихи административ-территориаль берәмлеге, ун хуҗалыкны берләштерә)[4]. 1935 елда Советлар Берлеге коммунистик фиркасе сафына кергән[1]. 1936 елда, Кызылда В.Кок-оол исемендәге милли музыка-драма театры ачылу белән үк, Өлзей-оол аның труппасына керә. 1945 елда җирле театр студиясен тәмамлый[1].

Сәхнә иҗаты үзгәртү

Үзен драма актёры буларак яхшы яктан күрсәтә. Аның театр рольләре күптөрле һәм араларында ил, дөнья классикасы әсәрләре буенча да куелганнары була (мәсәлән, Железнов («Васса Железнова», Миллер («Мәкер һәм мәхәббәт»))[1].

Тыва халык җырларын оста башкарган[1]. Аның җырларыннан «Ореховая тайга» аеруча популяр була, аны еш кына радио аша тапшыралар. Милли музыка коралларында (бызанчи, игил, хомус) уйный[4].

Җиде фильмда төшкән. Киноэкранда 1959 елда режиссёр Андрей Апсолон төшөргән «Зәңгәр елга кешеләре» фильмында дебют ясый, ул анда төп рольләрнең берсе - Кавай-оол карт ролен башкара. Бу Тыва актёрлары төшергән беренче фильм була. Өлзей-Оол катнашындагы кинотасмалардан иң зур уңыш казанганы «Одесса киностудиясе» төшергән «Что там, за поворотом?» фильмы була, ул 1980 елда прокатка чыккан. Бу картина Тыва сугышчылары истәлегенә һәм буыннар элемтәсенә багышланган[5].

Гаиләсе үзгәртү

Улы — Сергей Өлзей-оол музыкант булып китә, «АЯЛГА» төркемендә җырлый, аннары В. М. Хәлилов исемендәге Тыва дәүләт филармониясе белән җитәкчелек итә[4].

Хәтер үзгәртү

  • Николай Өлзей-оол исеме Бай-Тайга кожууны Тээли авылы мәдәният йортына бирелгән[5].
  • Николай Өлзей-оол «XX гасыр Тывасының күренекле кешеләре» китабына кертелгән [5].
  • Николай Өлзей-Оолның 100 еллыгына аның хөрмәтенә Тывада кино атнасы үткәрелә[5].

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре үзгәртү

  • РСФСРның атказанган артисты (1975)[3]
  • Тыва АССРның халык артисты (1964)[1]
  • «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә утыз ел» юбилей медале [5]
  • «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә кырык ел» юбилей медале[5]

Чыганаклар үзгәртү

  • Ользей-Оол Николай Оскеевич // Театральная энциклопедия. Том 6/Глав. ред. П. А. Марков — М.: Советская энциклопедия, 1967.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 1,6 1,7 Ользей-Оол Николай Оскеевич // Театральная энциклопедия. Том 6/Глав. ред. П. А. Марков — М.: Советская энциклопедия, 1967.
  2. Николай Өлзей-Оол // Вокруг ТВ
  3. 3,0 3,1 Указ Президиума Верховного Совета РСФСР от 26 июня 1975
  4. 4,0 4,1 4,2 4,3 Варвара Межова К 100-летию Николая Өлзей-оола (из архива "Тувинской правды")
  5. 5,0 5,1 5,2 5,3 5,4 5,5 5,6 Памяти актера Николая Өлзей-оола в Туве посвятят Неделю кино 2020 елның 14 июнь көнендә архивланган. // Правительство Республики Тыва