Николай Феноменов

Николай Николаевич Феноменов (21 март 1855, Ливны — 29 ноябрь 1918, Петроград) - акушер-гинеколог.

Сурәт
Җенес ир-ат
Туу датасы 1855
Үлем датасы 1918
Һөнәр төре галим
Эш урыны Император тыйб-хирургия академиясе[d], Казан Император университеты һәм Санкт-Петербургский женский медицинский институт[d]
Әлма-матер Император тыйб-хирургия академиясе[d]
Академик дәрәҗә медицина докторы[d]

Биографиясе

үзгәртү

Н. Н.Феноменов Орел губернасында Ливны шәһәрендә собор протоиерее гаиләсендә туа. Башлангыч һәм урта белемне үз шәһәренең рухи училищесында ала. Алга таба Н. Н. Феноменов Санкт-Петербургта тарихи-филологик белем алырга карар итә, әмма соңрак табигать бүлегенең физика-математика факультетына күчә, анда беренче курс кына укый[1]. Император медицина-хирургия академиясендә югары белем ала, анда 1878 елда курс тәмамлый һәм камилләшү өчен аның карамагында кала. Университетта укыганда Н. Н. Феноменов М. И. Горвицның акушерлык-гинекология клиникасында, шулай ук терапия клиникасында С. П. Боткинда практика үтә. Рус-төрек сугышы вакытында тылда фельдшер була. 1880 елда«О кифотическом тазе и разрыве симфиза во время родов» темасына диссертация өчен (СПб) 1882 елда академиянең акушерлык һәм гинекология буенча приват-доцент итеп билгеләнә. Н. Н. Феноменов әлеге вазыйфада бала табудан соң чор патологиясе буенча бишенче курс студентларына лекцияләр укый.

Аннары Ковель шәһәрендә 40 нчы резерв батальонына хәрби-медицина хезмәте буенча җибәрелә. Әмма аның хезмәте монда озак дәвам итми, чөнки М.И. Горвиц Н.Н. Феноменовның акушерлык-гинекология академиясенә әйләнеп кайту өчен көч куя. Моннан тыш, 1884 елда, үзенең фәнни җитәкчесе ярдәме белән, фәнни үсеш максатында, чит илгә командировкага җибәрелә[2].

Чит ил командировкасыннан кайткач, 1885 елның 1 сентябрендә Казан Император университеты каршындагы акушерлык һәм хатын-кыз авырулары экстраординар профессоры итеп билгеләнә. Н. Н. Феноменов вакытында Казан Император университеты каршындагы акушер-гинекология клиникасы яңадан торгызыла. Моннан тыш, Николай Николаевич инициативасы буенча шәһәр бала тудыру приютының эше дә яңартыла. 1892 елның 1 июнендә ординар профессор исемен ала.

1899 елда Надеждино бала табуга ярдәм итү йорты директоры (императрица Мария ведомстволары) һәм Петербургта хатын-кызлар медицина институты профессоры итеп билгеләнә.

Феноменов меңнән артык операция ясый һәм акушерлык һәм гинекологиянең төрле бүлекләренә багышланган кырыктан артык фәнни эш бастыра. Феноменов эшләренең күбесе чит телләргә тәрҗемә ителгән. Әлеге хезмәтләрдән тыш, Феноменов табиблар һәм студентлар өчен "Оперативное акушерство" дигән баш астында җитәкчелек бастырган (4 изд). Феноменов эчке эшләр министрлыгының медицина советы әгъзасы булган.

Николай Феноменовның бронза бюсты Академик Павлов исемендәге Санкт-Петербург беренче медицина университетының акушерлык һәм гинекология кафедрасы фойесына, 5нче аудиториягә керү янында урнаштырыла, анда танылган хирург үз лекцияләрен укыган[3].

1918 елның 29 ноябрь үпкә ялкынсынудан Петроградта вафат була[4].

Хезмәтләре[5]

үзгәртү
  • O величине окружности и переднезаднего диаметра грудной клетки у здоровых и чахоточных.
  • К вопросу об определении аммиака в моче.
  • Интересный случай столбняка.
  • Zur Pathologie der Placenta.
  • Beitrag zur Casuistik der durch die Frucht bedingten im Geburstshin-dernisse.
  • К учению о лапаротомии при внематочной беременности.
  • О способах сохранения промежности во время родов.
  • К вопросу о мерах предупреждения смертности рожениц и родильниц в России.
  • О прободении черепа во время родов.
  • К вопросу о хирургическом лечении разрывов промежности.
  • К учению о кифотическом тазе и разрыве симфиза во время родов. — СПб., 1880.
  • О лицевых положениях.
  • Из поездки заграницу.
  • К патологии и терапии фаллопиевых труб // Врач. — 1885.
  • Zur Technik der Perforationsverfahren // Centralbl. f. Gyn. — 1886.
  • К вопросу об устройстве операционного стола // Врач. — 1886.
  • К вопросу об остановке маточных кровотечений // Доклад в Спб. Акуш.-Гинск. Общ. — 1886.
  • К вопросу о невинности внутрисвязочных кист и их лечении // Врач. — 1887.
  • 34 чревосечения // Врач. — 1888.
  • 66 чревосечений.
  • 100 чревосечений // Врач. — 1900.
  • 23 случая полного удаления матки через влагалище // Врач. — 1900.
  • Оперативное акушерство. — Казань, 1892.
  • К вопросу о вырезывании матки через влагалище // Мerk's Bulletin. — 1892.
  • Оперативное акушерство. — 2-е издание. — Казань, 1893.
  • 20 случаев полного удаления матки // Журн. Акуш. и Женск. Бол. — 1893.
  • Проект изменения операции симфизеотомии // Врач. — 1901.
  • Vaginal hysterectomy illustrated by thwenty cases // Anmerican Med,- Surg Bulletin. — 1893.
  • 100 чревосечений // Юбилейный сборник проф. Славянского. — 1903.
  • К вопросу об эмбриотомии - операция перерезки ключиц.
  • К казуистике повреждений, наносимых sub coitu.
  • Zur Frage der Embryotomie. Cleidotomia // Centralblatt f. Gyn. — 1893.
  • К вопросу о полном удалении матки при миомах // Врач. — 1845.
  • О применении текучего 100° пира для обеззараживания полости матки перед операцией полного или надвлагалищного удаления её // Дневн.Каз. Общ. Вр. — 1896.
  • К вопросу о зашивании мочеполовых свищей у женщин // Врач. — 1896.
  • Оперативное акушерство. — 3-е издание. — Казань, 1896.
  • К технике внутрибрюшных операций на матке // Врач. — 1997.
  • Zur Frage über intraperitonialen Operationen im Uterus // Centralblatt f. Gyn. — 1898.
  • Что делать в случае поранения (при операции) мочетотника и невозможности восстановить его целость?.
  • Оперативное акушерство. — 4-е издание.
  • О применении адреналина в гинекологии.

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. .
  2. Биографический словарь профессоров и преподавателей Императорского Казанского университета : За сто лет (1804-1904) : В 2 ч.Под ред. заслуж. орд. проф. Н.П. Загоскина.— Казань: типо-лит. Имп. ун-та, 1904. — С. 352. — 453 с.
  3. В Первом меде открыли памятник выдающемуся хирургу-практику, создателю клиники акушерства и гинекологии Николаю Феноменову
  4. ЦГА СПб. Ф. Р-6143.— Оп. 1.— Д. 2027.— Л. 84. Запись № 3160.
  5. .

Әдәбият

үзгәртү
  • 1 // Биографический словарь профессоров и преподавателей Императорского Казанского университета : За сто лет (1804-1904) : В 2 ч. / Под ред. заслуж. орд. проф. Н.П. Загоскина. — Казань: типо-лит. Имп. ун-та, 1904. — С. 351 - 353.