Николай Максимов (1880)

Николай Александрович Максимов (1880 ел, Мәскәү, Россия империясе1952 ел, Мәскәү, ССРБ) — совет ботанигы, физиолог, ССРБ Фәннәр Академиясе академигы (1946).

Николай Максимов
Туган 9 (21) март 1880 яки 21 март 1880(1880-03-21)[1]
Мәскәү, Россия империясе[2]
Үлгән 9 май 1952(1952-05-09)[2][1] (72 яшь)
Мәскәү, РСФСР, СССР[2]
Күмү урыны Одинцово районы[d]
Ватандашлыгы Россия империясе
Flag of the Soviet Union (1923-1955).svg СССР
Әлма-матер Санкт-Петербург университетының физика-метематика факультеты[d]
Һөнәре ботаник
Эш бирүче Петербург дәүләт университеты

Тормыш юлыҮзгәртү

1880 елның 9 (21) мартында Мәскәүдә туган. Архитектор А. П. Максимовның улы һәм архитектор А. А. Максимовның абыйсы[3].

1897 елда Николай Максимов алтын медаль белән 6 нчы Санкт-Петербург гимназиясен[4], ә 1902 елда Санкт-Петербург университетының физика-математика факультетының табигать бүлеген тәмамлый. Ул үсемлекләр физиологиясе буенча махсуслашкан. Утның күгәрек гөмбәләрен сулауга йогынтысы турында кандидатлык иншасын ул Д. И. Ивановский һәм А. А. Рихтер җитәкчелегендә язган. Университет курсын тәмамлагач, Максимов үсемлекләрнең физиологиясе кафедрасында профессор дәрәҗәсенә әзерләнү өчен калдырыла. В. И. Палладин лабораториясендә, ә җәен Лейпциг университетының В. Пфеффер лабораториясендә эшли.

1905 елда Урман институтының ботаника кафедрасы ассистенты булып эшли башлый, анда үсемлекләрнең кышкы сулышын өйрәнү аны үсемлекләрнең суыкка чыдамлыгын тикшерүгә китерә.

1914 елның язында хатыны һәм улы белән Тифлиска күчә, анда Тифлис ботаника бакчасында физиологик лаборатория булдыру өчен чакырыла. 1919—1921 елларда Екатеринодарда укыта, анда Кубан политехника институтының физиология һәм үсемлекләр анатомиясе кафедрасы мөдире була.

1932 елда ССРБ ФА әгъза-корреспонденты итеп сайлана; 1933 елның 2 мартында мифик Хезмәт крестьян партиясенә бәйле рәвештә гаепләнеп кулга алына, тик тиздән Сарытауга җибәрелә, анда 1933—1938 елларда Бөтенсоюз ашлык хуҗалыгы институтында физиологик лаборатория белән җитәкчелек итә.

1939 елдан башлап Максимов ССРБ ФА К .А. Тимирязев исемендәге Үсемлекләр физиологиясе институтында эшли, 1946 елдан 1952 елга кадәр әлеге институт директоры була; 1946 елда ССРБ ФА академигы итеп сайлана.

Үсемлекләрнең корылыкка чыдамлыгы һәм суыкка чыдамлыгы мәсьәләләре белән шөгыльләнә, ксерофитларны өйрәнә.

1952 елның 9 маенда Мәскәүдә вафат була. Мәскәү өлкәсенең Одинцово районы Луцино авылы зиратында җирләнгән.

БүләкләрҮзгәртү

  • В. И. Ленин исемендәге премия (1930) — «Үсемлекләрнең корылыкка чыдамлыгының физиологик нигезләре» монографиясе өчен (1926);
  • Кызыл Байрак Хезмәт ордены (10.06.1945).

ГаиләҮзгәртү

1911 елда В. И. Палладин лабораториядә күпмедер вакыт аның белән бергә эшләгән коллегасына — Татьяна Абрамовна Красносельскаяга өйләнә. Уллары — Сергей (1912—1979).

Икенче хатыны — София Викторовна Тагеева (27.10.1907—3.12.2004). Уллары — Виктор (27.07.1933—03.12.2012).

БиблиографияҮзгәртү

Максимовның беренче хезмәтләре үсемлекләр сулышына багышланган. 1903 елда басылган тикшеренү «Сулыш алу коэфффициентына йогынтысы»на багышланган; 1904 елда «Сулыш алу турындагы мәсьәлә» дигән мәкалә басыла, анда сулыш алуның фермент табигатенә күрсәтелә.

  • О вымерзании и холодостойкости растений: Эксперим. и крит. исслед. — Санкт-Петербург: Типо-лит. М. П. Фроловой, 1913. — 330 с.
  • Физиологические основы засухоустойчивости растений. — Ленинград: тип. «Коминтерн» Гос. изд-ва, 1926. — 436 с.
  • Краткий курс физиологии растений для агрономов. 2-е изд., испр. и доп. — М.: Гос. изд-во, 1929 (Л.: тип. им. Н. Бухарина). — 407 с.
  • Введение в ботанику. 3-е изд., перераб. — М.: Медгиз, 1933 (Л.: тип. «Коминтерн»). — 207 с.
  • Развитие учения о водном режиме и засухоустойчивости растений от Тимирязева до наших дней. — Ленинград: Изд-во Акад. наук СССР, 1944.

ИскәрмәләрҮзгәртү

ӘдәбиятҮзгәртү

СылтамаларҮзгәртү