Зырин Николай Георгиевич (22 март 1909 ел — 4 март 1997 ел) — СССР һәм Россия туфрак белгече, биология фәннәре докторы (1968).

Николай Зырин
Туган 22 март 1909(1909-03-22)
Ростов-на-Дону, Тын гаскәре өлкәсе, Россия империясе
Үлгән 4 март 1997(1997-03-04) (87 яшь)
Мәскәү, Россия
Күмү урыны Ваганьков зираты[d]
Ватандашлыгы  Россия империясе
 СССР
 Россия
Әлма-матер Мәскәү дәүләт университеты
Һөнәре туфрак белгече
Эш бирүче Мәскәү дәүләт университеты
Гыйльми дәрәҗә: биология фәннәре докторы[d] (1968)
Гыйльми исем: профессор

Биографиясе үзгәртү

1909 елның 22 мартында Дондагы Ростовта күп балалы гаиләдә туган. Урта белемне Ырынбур гимназиясендә ала. Гимназияне тәмамлаганнан соң, авыл мәктәбендә укытучы булып эшли. 17 яшендә Казан университетына укырга керә.

1930 елда Мәскәү дәүләт университетының туфрак-география факультетына күчерелә. 1935 елда Мәскәү дәүләт университетын тәмамлый. 1938 елда Евгений Петрович Троицк җитәкчелегендә «Закономерности катионного обмена в почвах» темасына кандидатлык диссертациясе яклый. 1941 елда ополчение сафына керә, яраланып реабилитацияләнгәннән соң университетка кире кайта[1]. 1941-1942 елларда факультетның деканы вазифасын били, ә 1942-1954 елларда геолог-туфрак факультетының деканы урынбасары була[2]. 1968 елда «Узловые вопросы учения о микроэлементах в почвоведении» темасына докторлык диссертациясе яклый. 1969 елда профессор дәрәҗәсе бирелә[3]. 1974 елда Мәскәү дәүләт университетының химия кафедрасын оештыра һәм аны 1980 елларга чаклы җитәкли. 1997 елның 4 мартында вафат була, Мәскәүдә Ваганьков зыяратында җирләнә.

Фәнни казанышлары үзгәртү

Туфрак минералогиясе мәсьәләләре белән шөгыльләнә, туфракның физик-химик тикшеренү методларын эшли. Үсемлек һәм туфракның спектраль анализ ысулларын камилләштерә. «Туфрак-үсемлек» системасында микроэлементларны бүлү проблемаларын тикшерә. Педохимиянең теоретик нигезләрен эшли. Пычрану һәм туфрак мониторингы проблемалары буенча мәктәпкә нигез салучы булып тора. Үләннәрдә һәм туфракта микроэлемент микъдарының бәйләнешләр мәсьәләсен өйрәнә[3][4] . Туфрак өйрәнүчеләрнең халыкара туфрак химиясе буенча комиссиянең вице-президенты була. «Туфрак фәне» һөнәре буенча Мәскәү дәүләт университеты янындагы диссертация советы рәисе. Микроэлементларны өйрәнү буенча күп кенә Бөтенсоюз конференцияләрен оештыра. Зырин җитәкчелеге астында якынча 60 кандидатлык диссертациясе яклана. Никодим Антонович Качинский белән бергә Ленин тауларында МДУ туфрак стационарын оештыруда катнаша.

2003 елдан алып гыйльми «Зырин укулары» уздырыла

Бүләкләре үзгәртү

  • Ватан сугышы ордены
  • «Фидакарь эшчәнлеге өчен» медале
  • «Мәскәүне обороналаган өчен» медале
  • «Мәскәүнең 800-еллыгы истәлегенә» медале
  • В. И. Ленинның тууына 100 — ел тулуга багышланган фидакяр эшчәнлеге өчен" медале[4].

Сайланма әсәрләре үзгәртү

200-дән кичү фәнни эшләре нәшер ителә[4], шул исәптән:

  • Зырин Н. Г., Орлов Д. С. Физико-химические методы исследования почв — М.: Издательство Московского Университета, 1964. — 348 б
  • Зырин Н. Г., Орлов Д. С., Воробьева Л. А. Справочные и расчетные таблицы для физико-химических методов исследования почв — М.: Издательство Московского Университета, 1965. — 334 б.
  • Зырин Н. Г., Обухов А. И., Белицина Г. Д. Методические указания по спектрографическому определению микроэлементов в почвах и золе растений — М.: Издательство Московского Университета, 1971. — 105 б.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Мотузова Г. В. {{{башлык}}} // Почвоведение. — № 8. — С. 1042—1046.
  2. {{{башлык}}} // Почвоведение. — № 5. — С. 152—154. — ISSN 0032-180X.
  3. 3,0 3,1 {{{башлык}}} // Почвоведение. — № 9. — С. 1167—1168. — ISSN 0032-180X.
  4. 4,0 4,1 4,2 {{{башлык}}} // Почвоведение. — № 5. — С. 152—154. — ISSN 0032-180X.