Николай Верещагин
Верещагин Николай Кузьмич (21 ноябрь 1908, Новгород губернасы Петровка авылы — 27 октябрь 2008, Санкт-Петербург) — ССРБ һәм Россия зоологы, палеонтологы, биолог-ау хуҗалыгын алып бару буенча белгеч[1], мамонтология өлкәсендә белгеч, биология фәннәре докторы (1954), профессор (1970)[2], Россия Федерациясенең атказанган фән эшмәкәре.
Җенес | ир-ат |
---|---|
Ватандашлык |
СССР Россия |
Туу датасы | 21 ноябрь 1908 |
Туу урыны | Череповец өязе[d], Новгород губернасы, Россия империясе |
Үлем датасы | 27 октябрь 2008 (99 яшь) |
Үлем урыны | Санкт-Петербург, Россия |
Һөнәр төре | галим |
Эш урыны | Россия ФА Зоология институты[d] |
Әлма-матер | Мәскәү зоотехния университеты |
Гыйльми дәрәҗә | профессор |
Академик дәрәҗә | биология фәннәре докторы[d] |
Бүләкләр |
Биографиясе
үзгәртүНиколай Кузьмич Верещагин 1908 елның 21 ноябрендә Новгород (хәзер Вологда) губернасының Пертовка авылында туа, ул, аның сүзләре буенча, «1939 елга кадәр булган һәм Шексна елгасының уң ярында, Череповец шәһәренән 35 км түбән урнашкан, Рыбинск сусаклагычы астында кала[3]. Николай Кузьмич мирза нәселеннән, Вологда маен уйлап табучы Николай Василий улы Верещагинның оныгы була[4][1].
Булачак галим яшь чагыннан аучылык белән мавыга, аның үз сүзләре буенча, сунарга 9 яшендә ук 8-10 км еракка йөри[5].
1924 елда Верещагин Череповец педагогия техникумын, ә аннан соң Мәскәү зоотехния институтын тәмамлый. 1930 елдан алып 1935 елга кадәр чорда Мәскәү өлкәсендә тәҗрибә җәнлек фермалары мөдире һәм кыйммәтле тире әзерләү хуҗалыгы һәм пант болынлыгы гыйльми-тикшеренү институтында эзләнүче, ары ел дәвамында Ленинград Арктика институтында хезмәткәр булып эшли.[6]
1936-1948 елларда СССР Фәннәр академиясенең Азәрбайҗан филиалы Зоология институтының фәнни хезмәткәре була, биредә 1939 елда кандидатлык диссертациясе яклый. Зоология институтында эшләгән вакытта Николай Кузьмич Бакы дәүләт университетында укыта, ә Бөек Ватан сугышы елларында Азәрбайҗан чумага каршы станциясенә мобилизацияләнә[7].
1948 елда Верещагин Ленинград Зоология институтында докторлык диссертациясе яклый, ә 1970 елда гыйльми профессор дәрәҗәсен ала. 1970 елдан Арктиканың палеофаунасын тикшерү белән шөгыльләнә, Берелех елгасында мамонтлар зыяратын һәм мамонт баласы Диманы өйрәнә[8], СССР Фәннәр академиясе президиумы каршындагы мамонтларны өйрәнү буенча комитет җитәкчесе була[9].
Соңгы елларда Россия фәннәр академиясына комитетының мактаулы рәисе булып тора[10]
Николай Кузьмич гомеренең соңгы көннәренә кадәр актив тормыш алып бара: 99 яшендә Кениягә экспедицияга[1] «кансыз сафарига»[11] бара, гыйльми эш белән шөгыльләнә[12].
Гыйльми хезмәтләре
үзгәртүГалим 500-гә якын тикшеренү эше яза[13], алар фәнни хезмәтләр җыентыкларында һәм журналларда гына басылмый, ә үзаллы басма булып та чыгарыла[14], алар арасында «Записки палеонтолога. По следам предков», «Зоологически путешествия», «Млекопитающие Кавказа», «Почему вымерли мамонты» һәм башкалар бар.
Китаплары
үзгәртү- Верещагин Н. К. Млекопитающие Кавказа: История формирования фауны — М.; Л.: Изд-во АН СССР, 1959. — 704 б.
- Макридин В. П., Верещагин Н. К. и др. Крупные хищники и копытные звери — М.: Лесная промышленность, 1978. — 304 б. — 35000 экз.
- Верещагин Н. К., Русаков О. С. Копытные Северо-Запада СССР: история, образ жизни и хозяйственное использование — Л.: Наука, 1979. — 312 б. — 1700 экз.
- Верещагин Н. К. Почему вымерли мамонты — Л.: Наука, 1979. — 200 б. — 50000 экз.
- Верещагин Н. К. Записки палеонтолога: По следам предков / Отв. ред. акад. В. Е. Соколов — Л.: Наука, 1981. — 168 б. — (Человек и окружающая среда). — 100000 экз.
- Верещагин Н. К. Зоологические путешествия — Л.: Наука, 1986. — 200 б. — (Человек и окружающая среда). — 73000 экз.
- Верещагин Н. К. От ондатры до мамонта: Путь зоолога — СПб.: Астерион, 2002. — 336 б. — ISBN 5-94856-005-8.
Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре
үзгәртү- Кызыл Байрак Хезмәт ордены[15]
- Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе исеме (1997) — фәнни эшчәнлегендә казанышлары өчен;[16]
- Петр академиясенең мактаулы академигы[17]
- Мәскәү тәбигатне сынаучылар җәмгыяте лауреаты
Хәтер
үзгәртү- Хатангада 1999 елдан профессор Верещагин исемендәге музей эшли
- 2008 елда Николай Кузьмич Верещагинның 100-еллыгына Череповец шәһәренең 12 нче телевизион каналы галим турында фильм төшерә.
- Галим хөрмәтенә мәгарә арысланы төрчәсе — Көнчыгыш-Себер арысланы аталган (литв. Panthera leo vereshchagini).
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 1,2 Антипова Е. В. {{{башлык}}} // Верещагины: их вклад в российскую науку и культуру : Матер. всерос. науч. конф. — С. 4—7.
- ↑ Болотова Н. Л.Верещагин Николай Кузьмич// Вологодская энциклопедия / гл. ред. Г. В. Судаков.— Вологда: Русь, 2006.— ISBN 5-87822-305-8.
- ↑ См. на карте 1871 года. Территория ныне относится к Калып:Череповецкий район Вологодская область
- ↑ Палеонтолог Николай Кузьмич Верещагин скончался сегодня на 100-м году жизни.Череповецкий информационный сайт(28 октября 2008).Дата обращения: 15 ноября 2013.
- ↑ Морозова Т. (2008-05-08). О долгожителе из Выборгского района собираются написать книгу и снять фильм. Мой район онлайн. 2013-11-15 тикшерелгән.
- ↑ Болотова Н. Л.Верещагин Николай Кузьмич// Вологодская энциклопедия / гл. ред. Г. В. Судаков. — Вологда: Русь, 2006.— ISBN 5-87822-305-8.
- ↑ Болотова Н. Л.Верещагин Николай Кузьмич// Вологодская энциклопедия / гл. ред. Г. В. Судаков.— Вологда: Русь, 2006.— ISBN 5-87822-305-8.
- ↑ Томирдиаро С. {{{башлык}}} // Техника — молодёжи : журнал. — С. 14.
- ↑ Болотова Н. Л.Верещагин Николай Кузьмич // Вологодская энциклопедия / гл. ред. Г. В. Судаков.— Вологда: Русь, 2006.— ISBN 5-87822-305-8.
- ↑ Юкагирскому мамонту на момент его гибели было сорок девять лет.Sakha News — федеральный информационный портал (27 июня 2007).Дата обращения: 15 ноября 2013.
- ↑ Антипова Е. В.К 100-летию Н. К. Верещагина. Охота и рыбалка в Пертовке // Верещагины: их вклад в российскую науку и культуру: Матер. всерос. науч. конф.— Череповец, 2009.— С. 4—7.
- ↑ Морозова Т.О долгожителе из Выборгского района собираются написать книгу и снять фильм. Мой район онлайн (8 мая 2008).Дата обращения: 15 ноября 2013.
- ↑ Болотова Н. Л. Верещагин Николай Кузьмич // Вологодская энциклопедия / гл. ред. Г. В. Судаков. — Вологда: Русь, 2006. — ISBN 5-87822-305-8.
- ↑ Вечер памяти, посвященный 100-летию со дня рождения Николая Кузьмича Верещагина (недоступная ссылка). Департамент культуры и охраны объектов культурного наследия Вологодской области (2008). Дата обращения: 15 ноября 2013. Архивировано 4 апреля 2014 года.
- ↑ Вечер памяти, посвященный 100-летию со дня рождения Николая Кузьмича Верещагина. Департамент культуры и охраны объектов культурного наследия Вологодской области (2008). әлеге чыганактан 2014-04-04 архивланды. 2013-11-15 тикшерелгән.
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 7 ноября 1997 г. № 1187 «О награждении государственными наградами Российской Федерации»
- ↑ Антипова Е. В.К 100-летию Н. К. Верещагина. Охота и рыбалка в Пертовке// Верещагины: их вклад в российскую науку и культуру: Матер. всерос. науч. конф.— Череповец, 2009.— С. 4—7.