Николай Барбот де Марни

Николай Павлович Барбот де Марни (Барбот де Марни; 31 гыйнвар (12 февраль) 1829 Пермm губерниясы — 4 [16] апрель 1877, Вена) - Рәсәйнең тау инженеры, профессор, Петербург тау институтының мактаулы геология докторы (1866).

Николай Барбот де Марни
Туган 31 гыйнвар (12 февраль) 1829
Пермь губернасы, Россия империясе
Үлгән 4 (16) апрель 1877 (48 яшь)
Вена, Аустрия-Маҗарстан
Күмү урыны Смоленск праваслау зираты[d]
Ватандашлыгы Россия империясе
Әлма-матер Корпус горных инженеров[d]
Һөнәре җирбелгеч
Эш бирүче Санкт-Петербург дәүләт тау университеты
Балалар Евгений Николаевич Барбот де Марни[d] һәм Барбот де Марни, Николай Николаевич[d]
Ата-ана
Фән өлкәсе: җирбелем
Эш урыны: Санкт-Петербург дәүләт тау университеты
Известен как: геолог

 Николай Барбот де Марни Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

1829 елның 31 гыйнварында (12 февраль) (башка мәгълүматлар буенча — 1831 яки 1832 ел) Пермь губернасында Франциядән чыккан тау офицеры гаиләсендә туган.

Ул Санкт-Петербург тау инженерлары корпусы институтында укый, 1852 елда кече алтын медаль белән аны тәмамлай һәм инженер—поручик исеме ала. Тула провинциясендә геолог Пандер җитәкчелегендә мөстәкыйль геологик эзләнүләр башлай.

1853 елда аны Уралга күчерәләр, һәм ул дәүләт тау районнарын геологик тикшерүне максат итеп куйган Гофман һәм Гринвальдның геологик экспедициясендә катнаша.

1860-1862 елларда Н. Барбот-де-Марни зур Маныч экспедициясе җитәкчесе була һәм Рус император география җәмгыятеннән калмык даласын геологик-географик тикшеренүе өчен алтын медаль ала., җәмгыятнең «Записки»сында Николай Павловичның хезмәте басылып чыга.

1862 елда аны чит илгә җибәрәләр, анда Германия, Бельгия һәм Франциядәге геологик күренешләрне өйрәнә һәм геологик музейлар турында мәгълүмат туплый. Чит илдән кайткач, аны тау институтына геология һәм геогнозия укытучысы, 1866 елда - профессор булып эшләргә чакыралар.

Империянең кайбер районнарында геологик тикшеренүләр үткәрә, Украинада (Галия, Волынь, Подолия) эшли, Херсон, Курск, Харьков, Екатеринослав, Киев, Рязань, Воронеж, Сембер, Саратов, Тамбов, Әстерхан, Пермь һәм Вологда һәм Архангельск губерналарының бер өлешен тикшерә.

Эш нәтиҗәләре буенча иң мөһимнәре-1864 елда Төньяк губернияләрдә пермь катламнарын өйрәнә, 1874 елда Рус география җәмгыятенең Амударья экспедициясе составында Калмык даласында, аның нәтиҗәләре буенча Арал-Каспий районында ултырма формацияләреннән төп урын — өсөнчө осорга түгел, ә аҡбур осорона карый, һәм 1876 елда Оренбург тимер юлы линиясендә икәнен раслый.

Кривой Рог тимер рудалары чыганагының беренче фәнни геологик тасвирламасын үти.

Ул шулай ук Мәскәү өлкәсендә күмер чыганакларын өйрәнү белән шөгыльләнә.

Әле Тау институты студенты булганда, ул «Горный Журнал» һәс «Северная Пчела» басмаларында геологик белемнәрнең уңышлары турында мәкаләләр бастыра. Институтны тәмамлагач, ул «Записки СПб. Минералогического общества», «Труды СПб. общества естествоиспытателей» басмаларында даими басылып тора.

Барбота де Марниның фәнни-әдәби эшчәнлеге бик иртә башлана (анда зур палеонтологик кызыксыну  уяткан Рязань һәм Тула губерналарында  «Геологические исследования, произведённые в 1870 г.» инә), Рус география җәмгыяте басмаларында, немец геологик басмаларында,  барыннан да бигрәк «Горный Журнал»да мәкаләләрен урнаштыра.

Николай Барбот-де-Марни күп фәнни җәмгыятьләрнең мактаулы әгъзасы, Санкт-Петербург университетының мактаулы геология докторы, һәм Санкт-Петербург университеты натуралистлар җәмгыятенең минералогия һәм геология кафедрасы рәисе иде.

1877 елның 4 апрелендә Венада дәвалану өчен чит илгә сәяхәт вакытында вафат була[1], Санкт-Петербургтагы Смоленск зиратында күмелгән [1] .

Гаиләсе үзгәртү

Уллары:

  • Барбот де Марни, Николай Николаевич (03.14.1863-1895) - Парижда туган, Россия тау инженеры, Кавказ геологиясен өйрәнгән.
  • Барбот де Марни, Евгений Николаевич (1868-1939) - геолог, тау инженеры, файдалы казылма ятмаларын эшкәртүнең ачык ысулын тикшерүче, Россия һәм СССР алтын һәм платина ятмалары буенча эре белгеч, профессор.

Библиография үзгәртү

 
Мангышлак һәм Устюрт аша Төркестанга, 1889

Төп хезмәтләре:

  • Геогностическое путешествие в северные губернии Европейской России. Записки Санкт-Петербургского Минералогического общества, 1868
  • Труды арало-каспийской экспедиции, вып. VI. Через Мангышлак и Усть-Урт в Туркестан. Дневник геологического путешествия. СПб. общество естествоиспытателей,1889 г., под редакцией проф. А. А. Иностранцева и H. A. Андрусова.
  • Путевые заметки по Тульской губернии: Статья Б.-де. М // Майоров, М. В. Майоров, Михаил Владимирович. История Тульского края в воспоминаниях и документах. Том I. — Тула, 2009. ISBN 5-86269-250-7. С. 31-47. Там же: пристрастная рецензия Н. Ф. Андреева Андреев, Николай Фёдорович.

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

Белешмә китаплар һәм энциклопедияләр үзгәртү

  • Русский биографический словарь : в 25-ти томах.
  • Барбот де Марні Микола Павлович // Украинская советская энциклопедия: в 12 томах = Українська радянська енциклопедія (укр.) / За ред. М. Бажана. — 2-ге вид. — К.: Гол. редакція УРЕ, 1977. — Т. 1. — С. 355.

Н. П. Барбот де Марни турында бүтән басмалар үзгәртү

  • Богданов М. Н. О посмертном издании рукописей Н. П. Барбота-де-Марни // Тр. СПб. об-ва естествоисп. 1878. Т. 9. С. 54-55.
  • Никитин С. Н. Николай Павлович Барбот-де-Марни // Изв. ОЛЕАЭ. 1891. Т. 70: Тр. Зоол. отд. об-ва: Т. 6. Материалы для истории научной и прикладной деятельности в России по зоологии и соприкасающимися с нею отраслями знания, преимущественно за последнее 35-летие. (1850—1888): Т. 3. С. 263—264 : порт.
  • Никитин С. Н., Цветаева М. К. Русская геологическая библиография: Барбот-де-Марни Николай Павлович // Горн. журнал. 1893. Т. 1. № 2. С. 366—371.
  • Poggendorff J.C. Barbot-de-Marni N.P. // Biographisch-Literarisches Handwörterbuch. Bd. 3. Leipzig, 1898. S. 873—874.
  • Тихомиров В. В., Софиано Т. А. Сто двадцать пять лет со дня рождения Н. П. Барбот-де-Марни // Изв. АН СССР. Сер. геол. 1957. № 1. С. 120—121.

Сылтамалар үзгәртү