Николай Баженов (1857)

 

Николай Баженов
Туган 11 (23) август 1857
Киев, Россия империясе
Үлгән 23 март 1923(1923-03-23) (65 яшь)
Мәскәү, СССР
Күмү урыны Некрополь Донского монастыря[d]
Ватандашлыгы Россия империясе
 СССР
Әлма-матер Мәскәү дәүләт университеты һәм Мәскәү университетының медицина факультеты[d]
Һөнәре песихиятыр
Гыйльми дәрәҗә: медицина фәннәре докторы[d]

Баженов Николай Николаевич (1857-1923) — рус психиатры, профессор; психиатрия патронаж системасын оештыручы.

Биографиясе үзгәртү

Баженов Николай Николаевич мирза нәселеннән чыккан. Атасы турында төрле чыганаклардан баш штабс-капитаннан алып жандарм полк генералына кадәр булган дигән мәгълүматлар бар.

1881 елда Мәскәү университетының медицина факультетын тәмамлый. Студент елларында Баженовка медицина тарихын, терапияне һәм диагностиканы укытучы М.П. Чернов, һәм нерв чирләре курсын укучы М А. Кожевников йогынты ясый

Университетны тәмамлаганнан соң, Баженов Мәскәүдә Преображенск психиатрия дәваханәсенең штаттан тыш ординаторы булып хезмәт итә; бер үк вакытта Сокольникида М.Ф.Беккерның шәхси дәваханасында эшли.

1883 елның маеннан 1885 елның мартына кадәр чит илдә була; Вена һәм Берлин һәм Вена клиника һәм лабораторияләрендә стажировка үтә. Бер елдан артык Парижда Ж.-М. Шарко һәм Ж.-Ж.-В. Маньянда үткәрә. Шулай ук Т. Мейнерт һәм Г. Нотнагелдә эшли. Күп рус эмигрантлары белән таныша (П.Л. Лавров, И.Е. Деникер һ. б.)[1].

1886 елның 1 апрелендә Мәскәүдә кулга алына; Рязаньда эзләүләр вакытында «Народная воля» гәзитенең экземплярлары һәм Парижда яшәгән эмигрантлар белән язышкан хатлар табыла. 1886 елның маенда азат ителә, әмма полиция күзәтүе астында кала, дәүләт хезмәтенә һәм университетта укыту мөмкинлегеннән мәхрүм ителә. 1887 елның ноябрендә чит илгә фәнни максат белән чыгарга рөхсәт сорап үтенеч яза; 5 декабрьдә яшерен күзәтүдән азат ителә. Шул ук елда аңа башкада яшәргә рөхсәт ителә.[2]

1886-1889 елларда үзе оештырган Рязань земство психиатрия дәваханәсенең директоры була.

1894 елда Харьков университетында «К вопросу о значении аутоинтоксикаций в патогенезе некоторых нервных симптомо-комплексов» темасына докторлык диссертациясе яклый. 1894-1896 елларда «Удельная» станциясендә психиатрия дәваханәсенең баш табибы булып эшли (Изге Пантелеймон хастаханәсе)[1], Петербург университетында Хәрби-юридик академиясе курсын укый. 1898-1901 елларда Воронеж губернасы земствосында психиатрия оешмасын җитәкли, Воронеж медицина җәмгыятенең башлыгы була[3]. 1900 елдан Брюссель ирекле университетының һәм Париж психофизиология институтының профессоры була. 1901 елда Парижда җәмәгать фәннәрнең Рус югары мәктәбен оештыруда катнаша һәм анда гомуми криминалистика кафедрасы белән җитәкчелек итә.

1895, 1898, 1901 елларда Мәскәү университетында аның приват-доцентлар исәбенә кертү кирәк дип табылмый; тик 1902 елдан гына ул университетның нерв авырулары кафедрасы буенча приват-доцент була.

 
1909 елда Мәскәү психиатрия дәваханәсенең 100-еллыгына нәшер ителгән Баженовның китабы

1904 елда Мәскәүдә Преображенск психиатрия дәваханәсенең баш табибы итеп билгеләнә, анда надзирательләрне — табиб-интерннар, ә санитарларны — шәфкать туташлары белән алмаштыра; дәваханәне киңәйтә, яңа корпуслар төзи.

1905 елда М.Ф. Беккер психиатрия дәваханәсен җитәкли.

1906-1916 елларда Мәскәү югары хатын-кыз курсларында психиатрия кафедрасын оештыра һәм җитәкли.

1906 елда Конституцион-демократик партиягә керә. Мәскәүдә кораллы күтәрелеш вакытында Баженов революционерларны М.Ф.Беккер шәхси дәваханасында яшерә, большевиклар җыелышы өчен бина бирә.

1911 елда хөкүмәтнең реакцион сәясәтенә каршы протест билгесе итеп, Мәскәү университеты приват-доценты вазифасын калдыра. Шушы ук елда «Проект законодательства о душевнобольных» белән чыгыш ясый һәм Мәскәүдә психик авыруларны дәвалау буенча Бишенче халыкара конгресс оештыра.

1911-1916 елларда Н.Н.Баженов Рус невропатологлар һәм психиатрлар берлегенең беренче рәисе була[1].

1914 елда, коллегалары белән бергәләп, Мәскәүдә Дон психоневрологик дәваханәсенә, (хәзер — З.П.Соловьев исемендәге махсуслаштырылган 8-нче клиник хастаханәсе)[1]; Париж янында (Мари белән берлектә) — психиатрия шифаханәсенә нигез сала.

1915 елда Кавказда булган психик авырулы яугирларны карау буенча Кызыл Тәре вәкиле итеп тәгаенләнә.

1916 елда рус экспедиция корпусы солдатларына ярдәм итү өчен Франциягә чыга. Франциядә Россия Кызыл Тәре вәкиле була. Психиатрия һәм психиатрия канунияте өлкәсендә эше өчен Почетлы легион ордены белән бүләкләнә[1]. Бельгиядә каты авырып, Россиягә 1923 елда гына кайта. Үзе оештырган Дон дәваханасында вафат була.

Н. Н. Баженов — 100-дән артык эшнең авторы, алар арасында: «Основы учения о лихорадке» (1883), «Юбилейный год в психиатрии» (1903), «Психиатрические беседы на литературные и общественные темы» (1903), «Психология и политика» (1906), «История Московского Доллгауза» (1909), «Проект законодательства о душевнобольных и объяснительная записка к нему» (1911), «Внушение и его пределы» (1911; Н. Е. Осипов белән берлектә)[1], «О значении стихийных бедствий в этиологии некоторых нервных и психических заболеваний»» (1914). «Психология казнимых» эшендә ул үлем җәзасын кертүгә каршы чыга.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 Биография, archived from the original on 2014-05-04, retrieved 2021-09-16 
  2. Императорский Московский университет, 2010
  3. Воронежская энциклопедия. Т. 1. — С. 60.

Әдәбият үзгәртү

  • Серков А. И. Русское масонство. 1731—2000 гг. Энциклопедический словарь. — М.: Российская политическая энциклопедия, 2001. — 1224 с. — 3 000 экз. — ISBN 5-8243-0240-5.
  • Словарь членов Общества любителей Российской словесности при Московском Университете. — М.: Печатня А. Снегиревой, 1911. — С. 20..
  • 150-летие Николая Николаевича Баженова. 1857—1923 // Независимый психиатрический журнал. — 2007. — № 4.

Сылтамалар үзгәртү