Николай Аржанов
Николай Аржанов (Николай Николай улы Аржанов, 10 март 1913, Вокшево[d], Кологрив өязе[d], Кострома губернасы, Россия империясе — 7 февраль 1976 (62 яшь), Казан, РСФСР, СССР) — Казан авиация заводының очучы-сынаучысы, СССР каһарманы (1957), СССРның атказанган очучы-сынаучысы (1961).
Николай Аржанов | |
---|---|
Туган | 10 март 1913 Вокшево[d], Кологрив өязе[d], Кострома губернасы, Россия империясе |
Үлгән | 7 февраль 1976 (62 яшь) Казан, РСФСР, СССР |
Күмү урыны | Арча зираты |
Әлма-матер | А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты |
Һөнәре | очучы-сынаучы |
Биография
үзгәртү1913 елның 25 февралендә (10 март) Кострома өлкәсенең хәзерге Кологрив районы Вокшево авылында туган. Милләте - рус. Кологрив комсомол райкомында эшли.
1937 елда Казан авиация институтының самолет төзү факультетын тәмамлый.
1937-1941 елларда 124 нче авиазаводта (Казан) әйдәп баручы инженер, очу-сынау станциясе начальнигы булып эшли.
1941 елдан-22 нче авиазаводның очу-сынау станциясе начальнигы урынбасары (Казан). Самолетта очарга мөстәкыйль рәвештә өйрәнә, һәм тиздән заводның транспорт авиаотрядында оча.
1944-1964 елларда-22 нче Казан авиация заводында очучы-сынаучы. Ззаводта җитештерелгән Ту-4 һәм Ту-16 беренче серияле бомбардировщикларны сыный. Шулай ук түбәндәге серияле бомбардировщикларны : Пе — 2 һәм Ту-4 пешкәкле, Ту-16 һәм Ту-22 реактив, Ту-104 реактив пассажир самолетларын, шулай ук аларның модификацияләрен сыный.
Яңа авиация техникасын сынаганда күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен очучы-сынаучы Аржанов Николай Николаевичка СССР Югары Советы Президиумының 1957 елның 1 маендагы Указы белән Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале белән Советлар Союзы Герое исеме бирелә (№ 11137).
Очучылык эшеннән киткәннән соң, Казан авиация заводында инженер булып эшли. Казанда яши.
1976 елның 7 февралендә вафат була.
Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре
үзгәртү- Советлар Союзы Героеның «Алтын Йолдыз" медале (№11137)
- Ленин Ордены (1957)
- Хезмәт Кызыл Байрагы ордены (1948)
- Ике Кызыл Йолдыз ордены (1944, 1947)
- Медальләр
- СССРның атказанган очучы-сынаучысы (1961)
Хәтер
үзгәртүКазанда Арча зиратында җирләнгән.
Әдәбият
үзгәртү- Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов. — М.: Воениздат, 1987. — Т. 1 /Абаев — Любичев/. — 911 с. — 100 000 экз. — ISBN отс., Рег. № в РКП 87-95382.
- Симонов А. А. Заслуженные испытатели СССР. — М.: Авиамир, 2009. — С. 26. — 384 с. — ISBN 978-5-904399-05-4.
Сылтамалар
үзгәртү- «Илнең каһарманнары» сәхифәсендә Николай Аржанов (Тикшерелгән 11 март 2011)