Роберт Нигъмәтуллин

Рәсәй Фәннәр Әкәдимиясе әкәдимиге
(Нигъмәтуллин Роберт битеннән юнәлтелде)
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

Роберт Нигъмәтуллин – күренекле татар галиме, Россия Фәннәр Академиясе академигы, МДУ профессоры, Фәннәр академиясенең Ширшов исемендәге Океанология институты директоры.

Роберт Нигъмәтуллин
Туган телдә исем Роберт Искәндәр улы Нигъмәтуллин (Терегулов)
Туган 17 июнь 1940(1940-06-17) (84 яшь)
Мәскәү
Милләт татар
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Мәскәү дәүләт техника университеты[d] һәм МДУ механика-математика факультеты[d]
Һөнәре физик-механик
Эш бирүче МДУ механика-математика факультеты[d]
Бүләк һәм премияләре СССР дәүләт премиясе (1983)
Гыйльми дәрәҗә: физика-математика фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор, РФА әгъза-корреспонденты[d] һәм РФА академигы[d]
Сайт http://www.nigmatulin.ru/

 Роберт Нигъмәтуллин Викиҗыентыкта

1940 елда Бауман ис. Югары техник училище профессоры Искәндәр Нигъмәтуллин (Терегулов) һәм табибә Галия Газизован гаиләсендә туган. Бабалары – татарлардан чыккан беренче медицина профессорларының берсе Гыйниятулла Терегулов һәм халык укытучысы Лотфулла Габделгазизов.

Бауман исемендәге югары техник училищеның машина төзелеше (1963) һәм Мәскәү дәүләт университетының механика–математика факультетларын (1965) тәмамлаган.

Аның турында сөйләгәндә 200 дән артык фәнни хезмәт, шул исәптән 8 монография авторы булуын, 70 тән артык фән кандидаты һәм докторын әзерләвен генә әйтү дә җитәдер. Роберт Нигъмәтуллин 80 еллар уртасында РФА Төмән фәнни үзәген төзүдә башлап йөрүчеләрнең берсе, Россия Фәннәр академиясенең Уфа фәнни үзәгенең чишмә башында тора. 1995-2004 елларда Башкортстан фәннәр академиясен җитәкли. Күренекле татар галименең 23 еллык фәнни эшчәнлеге исә кайчандыр үзе тәмамлаган Мәскәү дәүләт университеты белән бәйле.

Искәрмәләр

үзгәртү

Чыганаклар

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү