Нетра Тантра (Күз Хуҗасы Тантрасы) ул безнең эраның якынча 700 – 850 елында язылган Шиваизмның Шайва Сиддһанта Мантра марга сектасына карый торган тантра тексты.[1] Аңа комментарийларны Кашмир Шиваизмы Пратьябһиджна фәлсәфәчесе Кшемараджа (як. 1000-1050) ясаган һәм ул патшалыкка бәйле булган һәм патша каһине (Раджапуроһита) ролендә сарай Шайва хезмәт куючылары тарафыннан кулланылган булган.[2] Шулай ук “Мритьюджит” һәм “Амртешавидһана” булган Нетра Тантрада “Амртешварабһайрава” һәм “Амрталакшми” формасында иң олы мәхлукатлар буларак Шива һәм Шактига дан укыла. Амртешвара турыдан-туры мәгънәдә Амрита, Амброзия Ходае дигәнне аңлата. Мртьюнджа шул Илаһның соңрак үсеше булырга мөмкин. Нетра Тантра 22 адһикар яки бүлекләргә бүленгән булырга мөмкин һәм алар Амртесаның төрле аспектларын тасвирлый. Эш бертөрле булмаган 22 адһикарага бүленгән, Амритеша, Дикша, тәннең чакралары, йогинилар, бһуталар һәм медитация гимннары тасвирланган.[3] Нетра Тантра Шайвизм эчендә һәм шулай ук башка Һинд дине секталарында күп традицияләрнең катышмасы булуга охшаш.

Билгеләмәләр үзгәртү

  1. Sanderson (2015) p.19
  2. Flood et al (2015)
  3. Magee (1996)

Искәрмәләр үзгәртү

  • Flood, Gavin. Bjarne Wernicke-Olesen, Rajan Khatiwoda, Diwakar Acharya (2018). «Netratantra». Sakta Traditions.
  • Magee, Mike (1996). The Netra Tantra. Shivashakti.com. 4 November 2018 тикшерелгән.
  • Sanderson, Alexis. «Saiva Literatures». Brills, Encyclopedia of Hinduism 10: 10 - 42.