Дәүләт гимны үзгәртү

(“Без — меңләгән гөл-чәчәк”)
सयौं थुँगा फूलका हामी

सयौं थुँगा फूलका हामी, एउटै माला नेपाली

सार्वभौम भई फैलिएका, मेची-महाकाली।

सयौं थुँगा फूलका हामी, एउटै माला नेपाली

सार्वभौम भई फैलिएका, मेची-महाकाली।

प्रकृतिका कोटी-कोटी सम्पदाको आंचल

वीरहरूका रगतले, स्वतन्त्र र अटल।

ज्ञानभूमि, शान्तिभूमि तराई, पहाड, हिमाल

अखण्ड यो प्यारो हाम्रो मातृभूमि नेपाल।

बहुल जाति, भाषा, धर्म, संस्कृति छन् विशाल

अग्रगामी राष्ट्र हाम्रो, जय जय नेपाल। [1]

Латинча транскрипциясе

Sayaű thűgā phūlkā hāmī, euṭai mālā nepālī

Sārwabhaum bhai phailiekā, Mechi-Mahākālī

Sayaű thűgā phūlkā hāmī, euṭai mālā nepālī

Sārwabhaum bhai phailiekā, Mechi-Mahākālī

Prakritikā kotī-kotī sampadāko ā̃chal,

Vīrharūkā ragata le, swatantra ra aṭal

Gyānabhūmi, śhāntibhūmi Tarāī, pahād, himāl

Akhaṇḍa yo pyāro hāmro mātṛibhūmi Nepāl

Bahul jāti, bhāṣhā, dharma, sãnskṛti chan biśhāl

Agragāmī rāṣhṭra hāmro, jaya jaya Nepāl

Гимнның тарихы үзгәртү

सयौं थुँगा फूलका (татарча “Без — меңләгән гөл-чәчәк”) —  Федератив Демократик Непал Республикасының дәүләт гимны. гимн 2006 елның 3 августында ил башкаласы Катманду шәһәренең “Арыслан сарае” дип аталган бинасында конституция комиссиясе тарафыннан рәсмиләштерелгән. Элеккеге Непал Кыйраллыгы гимны राष्ट्रिय गान् (транскрипциясе Rāṣṭriya gān) 1962 елда кабул ителгән булган, ләкин ул, илдә монархия режимы бетерелгәч, гамәлдән чыгарылган.
Яңа гимнның сүзләрен непал шагыйре Прадип Кумар Рай (әдәби тәхәллүсе Бьякул Майла) иҗат иткән. Соңыннан аның ике куплетлык шигыренә композитор Амбер Гурунг халык музыкасы традицияләрендәге көй язган. Ул 2016 елда, Рио-де-Жанейродагы Олимпия уеннары алдыннан, гимнның оркестрда уйнала торган версиясе дә булдырылган.[2] Ләкин Непал спортчыларының  җәйге һәм кышкы олимпиадаларда алтын медаль ала алганнары булмады әле. Ә рәсми чараларда дөньяның иң гаҗәеп гимннарының берсе дип саналган “Без — меңләгән гөл-чәчәк” җырчы-солист яки хор тарафыннан халык музыка кораллары уйнавына кушылып башкарыла.

Гимнның татар теленә тәрҗемәсе үзгәртү

Без — меңләгән гөл-чәчәк

Без — меңләгән гөл-чәчәк бу Непал дигән бәйләмдә,

Мечидән Маһакалигә сузылган гүзәл илдә.

Без — меңләгән гөл-чәчәк бу Непал дигән бәйләмдә,

Мечидән Маһакалигә сузылган гүзәл илдә.

Мул табигать байлыклары — бәйсез илебез даны,

Кан түгеп, батырларыбыз какшамас итте аны.

Гыйлем, тынлык хөкем сөрә Тераида, тауларда,

Уртак, бүленмәс, сөекле Ватаныбыз Непалда.

Төрле раса, телләр, диннәр мирасын саклап калдың,

Алгарышлы ил-дәүләтем, мәңге яшә, Непалым! [3]

  1. https://www.youtube.com/watch?v=q6TKfqeFBHI%7C Непал гимны хор башкаруында
  2. |Бу язманың башындагы музыка файлы
  3. Мечи, Маһакали, Тераи — Непал топонимнары