Плексиформалы нейрофибромалар, гадәттә, I типтагы нейрофиброматоз белән балаларда барлыкка килә. Ялгыз нейрофибромалар ешрак балигъ булганнарда очрый, аларның 25%-ында I типтагы нейрофиброматоз ачыкланган.

Нейрофиброма
Сурәт
Саклык белгечлеге Онкология
NCI Thesaurus идентификаторы C3272[1]
 Нейрофиброма Викиҗыентыкта

1. Гистология. Фибробластлар һәм аксоннарның шванн күзәнәкләренең пролиферациясе (рәс. 4. 18а).

2. Билгеләре (кабакта) . Гадәттә нейрофибромалар өске кабакта барлыкка килә һәм аның үзенчәлекле S-сыман деформациясенә китерә (рәс. 4. 18б).

3. Ялгыз ясалуларны дәвалау хирургик кисеп алудан тора. Плексиформалы ясалуларны кисеп алу кыенлыклар китереп чыгара ала, аеруча шешнең таралган сыйфатында

Плексиформалы нейрофиброма орбитада үзгәртү

Плексиформалы нейрофиброма — орбитаның иң таралган периферик нейрональ шеше, ул I типтагы  нейрофиброматоз белән бергә генә диярлек барлыкка килә (24 нче бүлекне кара).

1.   Кечкенә яшьтәге балаларда периорбиталь шешү рәвешендә билгеләнә.

2.     Билгеләре

•     Күз тирәсендә тукымаларның ямсезләндерүче гипертрофиясе белән орбитаның таралган зарарлануы (рәс. 6.47).

•     Кабакларының катнашуы S-формадагы деформация белән механик птозга китерә.

•     Тотып караганда үзгәргән тукымалар "челиләр капчыгына" охшаган.

3.   Дәвалау еш канәгатьләндерерлек нәтиҗәләр бирми һәм шешне хирургик кисеп алу бик авыр. Мөмкин булган вакытта шеш һәм обитаның мөһим төзелешләре арасындагы катлаулы анатомик бәйләнешләр өчен орбита хирургиясеннән сакланырга кирәк.

Урынлы нейрофиброма үзгәртү

Урынлы нейрофиброма сирәк очрый һәм 10% очракларда I типтагы нейрофиброматоз белән бергә була.

1. Ул гомернең 3-4 дистәсендә аз чагылган уртача авырткан күрү начарлану яки күз хәрәкәте чикләнүсез экзофтальм белән билгеләнә.

2. Дәвалау хирургия, чөнки шеш яхшы чикләнгән һәм чагыштырмача тамырсыз.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.