Табигый сан

(Натураль сан битеннән юнәлтелде)

Табигый саннар яки натураль саннар — санауда табигый рәвештә килеп чыккан саннар. Арту тәртибендә урнаштырып куйган барча табигый саннар эзлеклелеге табигый рәт дип атала.

Табигый саннар билгелемәсе бирү өчен ике караш бар:

  • әйберләрне санауда (беренче, икенче, өченче, …);
  • әйберләрне саны әйткәндә (әйбер юк, бер әйбер, ике әйбер, …) — килеп чыккан саннар.

Беренче очракта табигый рәт бердән башлана, икенче — нольдән. Натураль саннар рәте чиксез. Натураль саннар рәте: 1, 2, 3, 4, 5, 6, 7... (0(ноль) натураль сан булып тормый). (Шулай да, кайвакыт нуленче дип санау була).
Натураль саннар өстендә гамәлләр:

  • Натураль санга натураль сан кушылса нәтиҗә һәрдаим натураль сан була.

7+10=17
Монда 7 саны беренче кушылучы, 10 саны икенче кушылучы, 17 саны - сумма булып тора.

  • Натураль саннан натураль санны алганда нәтиҗә натураль сан булырга мөмкин һәм натураль сан булмаска мөмкин.

14-6=8. 11-34=-23
Монда 14 (һәм 11) саны алына торган сан, 6 (һәм 34) саны аерылучы сан, 8 (һәм -23) саны аерма дип атала.

Төп хасиятләре үзгәртү

  • Кушу комутативлыгы: a + b = b + a
  • Тапкырлау комутативлыгы: a b = b a
  • Кушу ассоциативлыгы: ( a + b ) + c = a + ( b + c )
  • Тапкырлама ассоциативлыгы: ( a b ) c = a ( b c )
  • Тапкырлауның суммага чагыштырмача дистрибутивлыгы: a + (b + c) = ab + ac һәм шул ук вакытта: (b + c)a = bа + cа

Шулай ук карарга мөмкин үзгәртү