Нарцисслар — күпьеллык үләннәр, амариллисовлар гаиләсенә керәләр.Ул иң иртә чыгучы, язгы чәчәкләр вәкиле булып тора. Европаның көньяк өлешендә үсә торган 60 төре билгеле. Нарциссларны Япония, Кытай, Төньяк һәм урта Европада, Көньяк Европа, Кавказ һәм Уртадиңгездәге таш һәм урман өслекләрендә очратырга мөмкин.

Нарцисс
Сурәт
Халыкара фәнни исем Narcissus L., 1753[1][2]
Таксономик ранг ыру[1]
Югарырак таксон Narcisseae[d]
Таксонның халык атамасы Narcis[3]
Таксономик төр Шигъри нарцисс[d]
Төс сары
GRIN URL npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomygenus.aspx?id=7979[4]
Commons-logo.svg Нарцисс Викиҗыентыкта

Эре ак яки сары, 6 см диаметрлы чәчәкләргә ия. Алар берешәрләп яки чук кебек урнашалар. Үзе чәчәк алты таҗдан тора. Ул декоратив чәчәк, бигрәк тә яз ахырында–җәй башында аның белән төрле җирләрне бизиләр. Бу матур үсемлекнең иң беренче вәкилләре кар эрү белән чәчәк ата башлыйлар. Аларның таҗлары ак төстә була. Тиздән аларга алмашка эре чәчәкле матуррак сортлар килә.


Нарциссның төрләреҮзгәртү

Хәзерге вакытта нарциссның утыз меңнән артык төрле сортлары бар. Ә алар 13 төркемнәргә җыелалар, ләкин аларның берсе генә табигый булып тора. Калганнары гибридлар. Кешеләр, үсемлекләрнең яңа сортларын чыгарырга өйрәнгәнче, нарцисслар бары тик ак һәм сары төсләрдә генә булганнар. Хәзер эшләр башкача тора, гибридлар стандартлардан башлап кремлы төсләргә кадәр ия. Чәчәк ату вакытында төсен үзгәртә торган сортлар да бар. Һәр төрнең конкрет билгеләнеше бар. Кайсысыдыр чәчәк бәйләмнәре өчен махсус чыгарылган, кайсысыдыр кыш көне чәчәк ату өчен . Аерым декоратив сортлар да бар, алар белән бакчаларны бизиләр.

МифологияҮзгәртү

Бу чәчәк белән бәйле легендалар һәм мифлар да бар. Мисал өчен, бер грек мифында Нарцисс исемле егет турында сөйләнә. Ул егет инештәге үз чагылышыннан күз ала алмаган һәм чәчәккә әверелгән.

Шулай ук карагызҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

ЧыганакларҮзгәртү

Тышкы сылтамаларҮзгәртү