Нариман урамы, 65 (Чистай)

Викибирелмәләрдә элемент юк

Татарстан Республикасының Чистай каласы үзәгендә, Нариман урамы 65 нче йортта хәзер 2 нче гимназия урнашкан.

Әлеге бина 1912-1914 нче елларда Казан архитекторы П.И. Абрамычев проекты буенча кызлар гимназиясе итеп төзелә. Ул тарихка бердәнбер татар мәктәбе буларак кереп калган. Бу бина бик күп тарихи вакыйгаларны үз эченә алып тора. 1914 – 1917 нче елларда Беренче бөтендөнья сугышы башлану сәбәпле бирегә Рига шәһәреннән күчерелгән прапорщиклар әзерләү мәктәбе урнаша. 1917 нче елда икенче баскычтагы мәктәп булып эшли башлый. Революциядән соң бу бинада партия мәктәбе оештырыла. 1917 нче елдан 1930 нчы елга кадәр башлангыч мәктәп була. 1930 нчы елда җидееллык мәктәп ул вакытта Карл Маркс урамындагы балалар йорты бинасында урнаша.

      1931 – 1934 нче елларда бинада Дәүләт эшчеләр факультеты үзенең хокукын ала. 
      1941 нче елда бу бинага Мәскәүдән эвакуацияләнгән сәгать заводы урнаша.
      Күп кенә укытучылар һәм шушы мәктәпне тәмамлаган укучылар Бөек Ватан сугышы елларында туган ил азатлыгы өчен фронтка китәләр. Алар арасында директор З.Я.Төхвәтуллиннан башлап, укытучылары С.З.Камалов, З.А.Мостаев, З.А.Арсланов, Ф.А.Усманов, М.Хуҗиәхмәтов, З.М.Нуруллин, З.Х.Сибгатуллина һәм мәктәпне тәмамлаган укучылар ике туган Хәмит һәм Мәҗит Хәсәновлар, Х.Сабитов, З.Ибраһимов, Г.Ишморатов, Хәйруллин, Ч.Заһирова, И.Мөхетдинов, З.Юмаев, Х.Яхин, В.Сиговларны  атарга була. 

1952 нче елда сәгать заводы мәктәп бинасын капиталь ремонт ясап бушата. 1954 нче елның 17 нче маенда актлар залы тантаналы рәвештә ачыла. 1956-1958 нче елларда мәктәп масштабы күренерлек үзгәрә.Укучыларга һөнәри белем бирү кертелә.Мәктәптә токарь, слесарь, столяр мастерскойлары җиһазландырыла һәм укучылар расписание нигезендә бу һөнәрләргә өйрәнәләр. 1957 нче елда теплица ачыла. Районның «Чапаев» колхозы шефка алына. Анда укучыларның хезмәт һәм ял итү лагере ачыла.

    	Мәктәпне тормыш проблемалары белән бәйләүне күздә тотып, балаларга өч профиль – трикотаж әйберләре әзерләү, машина төзелеше һәм мәктәпкәчә тәрбия  эше буенча һөнәр бирелә.

1992 нче елда икенче урта мәктәп татар мәктәп гимназиясе исемен ала, 1998 нче елдан татар гимназиясе итеп йөртелә башлый, ә 2006 нчы елдан 2 нче номерлы гимназия итеп үзгәртелә.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү