Наил Әхмәтов (1926 – 2006) - химия фәннәре докторы. Россия Федерациясенең һәм ТАССРның атказанган фән эшлеклесе.

Наил Әхмәтов
Туган телдә исем Наил Сибгат улы Әхмәтов
Туган 1926(1926)
Үлгән 2006(2006)
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ>Россия Федерациясе
Һөнәре химик

Эшчәнлек өлкәсе үзгәртү

Н.С. Әхмәтов җитәкчелегендә химия һәм координацион кушылмаларның электр химиясе өлкәсендә тикшеренүләр үткәрелә. Фәнни тикшеренүләр һәм фәнни-методик эшләр нәтиҗәләре дүрт йөз фәнни һәм уку язмаларында чагылыш таба, шул исәптән утыз өч китапта. Н.С. Әхмәтовның Югары уку йортлары өчен «Гомуми һәм органик булмаган химия» дәреслеге буенча бер генә буын студентлар укымый. Галим катнашында республикадан читтән торып химия мәктәбе һәм «Орбиталь» мәктәбе оештырыла, химия олимпиадалары үткәрелә, Казан иҗтимагый университетының химия факультеты программасы эшләнә. Педагогика өлкәсендә галим программасы югары һәм урта мәктәптә химия укытуны камилләштерү, фәнни-педагогик кадрларның квалификациясен күтәрү проблемаларын үз эченә ала

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү