Наил Мөхәммәтҗанов

Наил Мөхәммәтҗанов (Наил Ибраһим улы Мөхәммәтҗанов, 1944, Казан, РСФСР, СССР2003, ) — Россия шаһматчысы, ССҖБнең спорт остасы, ТР шаһмат федерациясе вице-президенты.

Наил Мөхәммәтҗанов
Туган 1944
Казан, РСФСР, СССР
Үлгән 2003
Яшәгән урын Рихард Зорге урамы, Казан[1]
Һөнәре спортчы

Биографиясе үзгәртү

1962 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Казан химия-технология институтына укырга керә. 1968-1971 елларда институтны тәмамлаганнан соң Казан резина-техник эшләнмәләр заводында инженер-механик булып эшли, 1973 елдан 1982 елга кадәр — «Сельхозтехника» оешмасында инженер-конструктор булып эшли. Бу чорда рационализаторларның республика конкурсында ике мәртәбә бүләкләнде.

Бишенче чакырылыш Удмуртия Республикасы Дәүләт Советы депутаты булып сайлана.

Шахмат уңышлары үзгәртү

Шахматны сигез яшендә уйнарга өйрәнә, ундүрт яшендә беренче разрядчы, унҗиде яшендә мастерлыкка кандидат була. 1965 елда Мөхәммәдҗанов беренче тапкыр Татарстан АССР чемпионы, 1984 елда сигезенче тапкыр чемпион була. 1966, 1970 һәм 1973 елларда Казан чемпионы.

Мөхәммәдҗанов авыл шахматчылары ярышларында зур спорт уңышларына ирешә: 1976 елда «Уңыш» физкультура-спорт комплексы финалында икенче урынны ала, ә 1979 елда әлеге спорт җәмгыяте чемпионы була. Өч тапкыр авыл шахматчылары арасында СССР чемпионаты финалында катнашкан.

Россия Федерациясе халыклары спартакиадасы финалында, РСФСР беренчелеге ярымфиналында һәм финалында, ВЦСПС ярымфиналында һәм финалында, «Буревестник» һәм «Урожай» ДСО Россия советларының финалында Татарстан АССРның спорт данын берничә тапкыр уңышлы яклаган.

Ул ике халыкара очрашуда: 1965 елда РСФСР һәм Швециянең яшьләр командалары матчында, шулай ук В.И. Ленинның тууына 100 елга багышланган Мәскәүдәге Халыкара команда турнирында (дүртенче тактада беренче урын алды) катнаша. Аның иҗади активында халыкара мастерлар һәм гроссмейстерлар өстендә берничә ышанычлы җиңү яуланган.

1986 елдан — Р. Г. Нәҗметдинов исемендәге балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе хезмәткәре. Башта өлкән тренер, аннары спорт-массакүләм бүлеге начальнигы буларак эшли.

Тышкы сылтамалар үзгәртү

  1. https://jytely.info/kazan