Мәһди (Целинный районы)
Мәһди (Зур Дубровное) — Курган өлкәсендә, Целинный районына керүче татар авылы. Кече Дубровный авылы белән Дубровинский авыл советын тәшкил итә.
Мәһди | |
Дәүләт | Россия[1] |
---|---|
Нәрсәнең башкаласы | Дубровинский сельсовет[d][1] |
Административ-территориаль берәмлек | Дубровинский сельсовет[d][1] |
Халык саны |
397 (1989), 349 (2002), 333 (2010)[2] |
Почта индексы | 641166 |
2011 елда 359 кеше Яши. 2010 ел халык санын алу буенча 77% – татарлар, руслар - 18%, казахлар - 5%.
Авылга 1853-54 елларда Бөгелмә өязеннән килгән кешеләр нигезли. Чиновниклар алпавытлар кысрыклаган, җирсезлектән интеккән татарларга казак далалары башланган буш торган урыннарга күченергә кушалар. Татарлар алдан килеп китәләр һәм бөлгән алпавыт Дубровин биләмәсен ошаталар.
Күченүчеләр арасында төрле эшкә осталар була: балта осталары, киез итекчеләр, читекчеләр һ.б. Күпләрнең Туймәт авылыннан килүләре билгеле. Мәһди-бабай – беренче киүчеләрнең иң өлкәне була. Авылга аның исеме кушыла, ә рәсми исем бөлгән байдан кала: Дубровное. Күпчелектә халкы мишәр кавеменнән. Иң якын авыллар: Өчкүл (эчкеннәр) һәм Убалы (башкортлар). Хәзерге район үзәге Целинноега (элекке Яңа Күчердек) – 20 чакрым.
1920 елларда халыкның бер өлеше Чиләбе өлкәсендә булган Караелга авылына күчеп утыра.
1926 елда Мәһди 177 хуҗалыклы авыл була. Дубровин авыл советына тагын өч авыл караган булган: Кече Дубровное (61 хуҗалык, урыслар һәм кыргыз-казахлар), Бычье (36 хуҗалык, урыслар, украиннар), Башкур (24 хуҗалык, меннонит-алманнар). Бүгенге көндә бу авыллардан Кече Дубровное калган, анда берничә гаилә яшәп ята.
Шәхесләр
үзгәртү- Муса Исмәгыйлев (1911-1993), зоолог.
Чыганак
үзгәртү- Нурулла Гатауллин Интернет-көндәлеге(үле сылтама)