Мәүзига Габитова

 

Мәүзига Габитова
Туган 1 гыйнвар 1939(1939-01-01) (85 яшь)
Башкорт АССРның Әбҗәлил районы Бурангул авылы
Ватандашлыгы  Россия
Һөнәре китапханәче, лидер сообщества
Бүләк һәм премияләре Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре(1996), 2-нче дәрәҗәдәге «Ана медале» (1978), БАССР Югары Советы Президиумының Мактау кәгазе (1981), КПССның Башкортстан Өлкә комитетының Мактау кәгазе (1981)

Габитова Мәүзига Гаффан кызы (1 гыйнвар 1939 ел) — китапханәче, җәмәгать эшлеклесе, 19841996 елларда Әбҗәлил районы Бурангул авыл Советы хакимияте башлыгы, СССРның халык депутаты (19891991), Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1996).

Биографиясе үзгәртү

Габитова Мәүзига Гаффан кызы (Сабитова) 1939 елның 1 гыйнварында Башкорт АССРның Әбҗәлил районы Бурангул авылында туган. 1961 елдан алып Бурангул авыл китапханәсе мөдире булып эшли башлый, 1968 елда Уфа китапханә техникумын тәмамлый..

1967 елда Бурангул авылының хатын-кыз советы рәисе итеп сайлана. Аның башлангычы белән башкорт халкының борынгы йолалары тергезелә, яңа бәйрәмнәр оештырыла. «Саумысыз, авылдашлар!», «Киленнәр һәм кайнаналар», «Карга боткасы», «Үрнәк каената һәм каенана», « килен», «Үрнәк йорт», «Бала туе», «Ягез әле, киленнәр!», «Шәҗәрә», урам, чәчәк, дару үләннәре бәйрәмнәре, герой аналар, тол хатыннарны, сугыш һәм хезмәт ветераннарын, яшь гаиләләрне, лаеклы ялга чыкканнарны хөрмәтләү тантаналарын үткәрү матур гадәткә кереп китә. Ул үткәргән "Каз өмәсе"н карарга Мәскәүдән данлыклы журналист Василий Песков килә. «Авыл туе» бәйрәме буенча төшерелгән фильм халыкара кинофестивальдә күрсәтелә. 1978 елда «Карга боткасы» бәйрәме буенча Бурангул Бөтен республика семинары оештырыла. 1988 елда Үзәк телевидение «Саумысыз, авылдашлар!» дигән документаль фильм күрсәтте.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1996)
  • 2-нче дәрәҗәдәге «Ана медале» (1978)
  • БАССР Югары Советы Президиумының Мактау кәгазе (1981)
  • КПСС-ның Башкортстан Өлкә комитетының Мактау кәгазе (1981)

Чыганаклар үзгәртү

  • Василий Песков «Купанье гусей», газета «Комсомольская правда», 25 ноябрь — 2 декабрь 2010.
  • «Саумысыз, авылдашлар!», «Совет Башкортстаны» газетасы, 17 июль 1985 ел
  • Гөлнара Күчәрбаева. «Халык гаме йөрәгендә», «Башкортстан» газетасы, 29 апрель 2009 ел
  • М. Габитова, Х. Барлыбаев. «Кайтарасы бурычлар күп», «Совет Башкортстаны» газетасы, 4 март 1990 ел
  • Мәдинә Ягафәрова. «Ил анасы», «Яшьлек» газетасы, 7 март 2009 ел
  • Илдар Габитов. «Уйлар, уйлар...» «Башкортстан» газетасы, 4 июль 2014 ел Уйлар, уйлар...
  • Бану Каһарманова. «Исеме дә, үзе дә — меңнәргә берәү», «Яшьлек» газетасы, 7 март 2014 ел
  • Марсель Котлогалләмов. «Изгелек орлыклары: очерклар». — Уфа: Башкортстан китап нәшрияты, 1989. — 128 бит.
  • Бурангулның йөзек кашы