Мәшһәд
Мәшһәд, (Мешхед, фар. مشهد) — Иранның [[төньяк-көнчыгыш өлешендәге шәһәр. Хөрәсән останының административ үзәге.
Мәшһәд | |
фар. مشهد | |
![]() | |
Нигезләнү датасы | 818 |
---|---|
Рәсми исем | مشهد |
Кушамат/тәхәллүс | پایتخت معنوی ایران һәм The spiritual capital of Iran |
Демоним | مشهدی һәм Mashhadi |
Рәсми тел | фарсы теле |
Дәүләт |
![]() |
Нәрсәнең башкаласы | Афшариды[d], Мешхед[d], Рәзави-Хөрәсән һәм Хорасан[d] |
Административ-территориаль берәмлек | Центральный бахш[d] |
Хөкүмәт башлыгы | Mohammad Reza Kalaei[d][1] |
Халык саны | 3 001 184 (2016)[2] |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 995 метр |
Сәгать поясы | UTC+3:30[d] |
Кардәш шәһәр | Милан, Kuala-Lumpur, Karaçi, Лаһор, Фресно, Өремче, Мазары-Шәриф, Сантьяго-де-Компостела, Верона һәм Сурабая |
Моның хуҗасы | Самен[d] |
Мәйдан | 328 км² |
Рәсми веб-сайт | mashhad.ir |
Җирле телефон коды | ۰۵۱۳ |
Монда җирләргәннәр төркеме | Q32530382? |
Категория для видов элемента | [d] |
Экономика темы | economy of Mashhad[d] |
![]() |
Халык саны — 2 749 374 кеше (2011).
КлиматҮзгәртү
Мәшһәд климаты | |||||||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Күрсәткеч | Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
Уртача максимум, °C | 6,7 | 8,6 | 14,1 | 20,8 | 26,8 | 32,4 | 34,4 | 32,8 | 28,8 | 22,0 | 15,8 | 9,6 | 21,0 |
Уртача температура, °C | −0,0 | 2,3 | 7,7 | 14,1 | 19,6 | 24,6 | 26,7 | 24,6 | 19,8 | 13,4 | 7,7 | 2,6 | 13,5 |
Уртача минимум, °C | −5,1 | −2,9 | 2,3 | 7,9 | 11,8 | 15,6 | 17,9 | 15,3 | 10,4 | 5,4 | 1,3 | −2,7 | 6,4 |
Явым-төшем нормасы, мм | 33 | 36 | 52 | 48 | 25 | 3 | 0 | 0 | 1 | 11 | 15 | 26 | 250 |
Чыганак: World Climate |
ТарихҮзгәртү
:Мәшһәд урыныда 9 гасырда Санабад авылы булган. Мәшһәд исеме беренче тапкыр гарәп географлары әсәрләрендә телгә алынган (10 гасырда). 11—12 гасырларда газнәвиләр вә сәлҗүкләр кул астында булган. 13 гасырның азагында монголлар һөҗүме нәтиҗәсендә шәһәр җитди зыян күргән. 14 гасыр азагыннан Хөрәсәннең иң эре шәһәрләрдән бересе. Тимурилар һәм Сәфәвиләр хакимлеге дәверендә Мәшһәд үсеш алган. 1736—47 елларда — Нәдиршаһ дәүләтенең башкаласы. 1795 елда Мәшһәдне каҗарлар басып алганнар.
2011 елда шәһәрдә метрополитен ачылган.
Мәшһәд — шигыйларның "мөкатдәс" шәһәре. архитектура һәйкәлләре: Имам Риза тәкыясе (мавзолее, 9-гасыр). Гәүһәршәд мәчете (1405—18), мәдрәсәләр, кәрвансарайлар сакланганнар. Нәдиршаһ тәкыясе, Ризашаһ һоспитале 20 гасырда төзелгән. Шәһәр читендә фарсы шагыйре Фирдәүсинең кабере бар (кабер өстендә төрбә корылган).
ИкътисадҮзгәртү
Тәһран — Мәшһәд тимер юлының ахыргы станциясе, автомобил юллары төене. Илнең төньяк-көнчыгыш өлешендәге сәүлә-сәнәгать, сәяси һәм мәдәни үзәге. Митал эшкәртү, агач эшкәртү, тукымачылык (текстиль), күн-аяк киеме, азык-төлек, химия сәнәгате ширкәтләре бар. Төзелеш материаллары эшләп чыгарылалар. Кояш электр стансасы, университет бар.
ГалереяҮзгәртү
- EmamReza Hospital Mashhad.JPG
Ризашаһ һоспитале
- Mashhad Metro 2.jpg
Мәшһәд метросында
Танылган шәхесләрҮзгәртү
- Имам әл-Газали — хәзерге Мәшһәд тирәсендә туган