МәчетбарБашкортстанның Җылаер районында урнашкан зур булмаган татар авылы. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 70 кешенең яшәве мәгълүм.[1]

Мәчетбар
Халык саны 70 (2010), 92 (2002, Җанисәп), 93 (2009, ҖанисәпEdit this on Wikidata
Сәгать поясы UTC+05:00
География
Ил Россия
Координатлар 52°27'40"тн, 57°10'17"кнч
Почта индексы 453689 Edit this on Wikidata
Карта

Тарихи белешмә

үзгәртү

Мәчетбарга 1908 елда нигез салынган. Күчеп утыручылар авылда манарасы күккә ашкан мәчет булуын теләп, аңа Мәчетбар исеме биргәннәр. Әмма, кызганычка каршы, ниндидер сәбәп белән ниятләре тормышка ашмый калган.Шуңа карамастан, барлык дини бәйрәмнәр дә зурлап үткәрелә икән.

Мәчетбар һәм Чуенчы-Чупан дигән зур булмаган татар авылы Зианчура, Күгәрчен, Җылаер районнары чигендә урнашканнар. Алардан ерак түгел Олы Сүрәм, Инәк, Мәчетбар елгалары ага, Каратәкә, Чалдар урманнары башлана.

Дмитриевка авыл Советына караган әлеге авыллар район үзәге Җылаердан 40-43 чакрым ераклыкта урнашкан.

2008-9 елларда Чуенчы-Чупан һәм Мәчетбар авыллары бер гасырлык юбилейларын билгеләп үтте. Әлеге авылларның өлкән яшьтәге кешеләре әйтүенчә, бирегә Дәүләкән районының Чуенчы авылыннан егермегә якын татар гаиләсе күченеп килеп нигез салган. Бу авылларда узган “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәменә Дәүләкәннән дә кунаклар килгән. Чуенчы-Чупан, Мәчетбар халкы үзләре дә ата-бабаларының җиренә сәфәр кылганнар. Районда Кызыл таңга язулучыларның күпчелеге шушы авыллардан.[2]

Демография

үзгәртү

Халык саны динамикасы:

2002[3] 2009[3] 2010[1]
92 93 70

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. 1,0 1,1 Башкортстан Җөмһүрияте торак нокталары буенча халык саны, archived from the original (PDF) on 2014-08-20, retrieved 2013-04-14 
  2. Мєчетбарныњ маягы
  3. 3,0 3,1 Башкортостан Республикасының муниципаль районнары турындагы бердәм электрон белешмәсе — Excel форматындагы кушымта 2016 елның 4 март көнендә архивланган..

Сылтамалар

үзгәртү