Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре (1995)

Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре — Русия Федерациясе халыклары дуслыгын ныгыту максаты белән үткәрелгән чара. 1995 елның 30 маенда башланган.

Чара барышында «Россия» Дәүләт концерт залында Татарстан сәнгатькәрләре гала-концерты уза. Гала-концерт аеруча Хәмдүнә Тимергалиева чыгышы белән истә кала. Измайлово паркында татар Сабантуе үткәрелә. Мәскәүдә беренче тапкыр Татарстанның Дәүләт гимны яңгырый.

Чараны үткәрү Русия хөкүмәте башлыгы Виктор Черномырдин имзалаган карарга нигезләнә.[1] Оештыру һәм финанслау мәшәкатьләре Русиянең Мәдәният министрлыгы, Милләтләр һәм төбәк сәясәте министрылыгы һәм Татарстанның Министрлар Кабинеты арасында бүленә.

Татарстан мәдәнияте көннәрен уздыру традициясе кабат 2011 елда торгызыла.

Искәрмәләр

үзгәртү